Йөрәгендә - галәм җылысы
Арабызда позитив, энергияле, тормышны чын мәгънәсендә яратучы, Ходай биргән һәр көнне елмаеп каршы алучы олы җанлы, киң күңелле кешеләр яши. Аларга карыйсың да, сокланып куясың.
Арабызда позитив, энергияле, тормышны чын мәгънәсендә яратучы, Ходай биргән һәр көнне елмаеп каршы алучы олы җанлы, киң күңелле кешеләр яши. Аларга карыйсың да, сокланып куясың. Кемнәрдер байлык артыннан куып, ай саен машина алыштыруына, чит илгә баруына куанса, икенче берәүләр сау-сәламәт булуына шатлана. Мөслимдә гомер итүче Зәйтүнә Минһаҗева дүртенче ел инде хастаханә юлын таптый. Атнаның өч көнендә ул шәһәр хастаханәсенә гемодиализга йөри. Җиде көннең нибары дүртесе генә аныкы... Шул санаулы көннәрдә дә ул актив тормыш рәвеше алып бара.
Яшәүдән туеп буламы соң?! Һәр көнне файдалы һәм матур итеп үткәрәсе килә. Төп йортта, бабам һәм әтием гомер кичергән нигездә бер сулыш белән яшим. Җәй көне ишегалдыбыз чәчәкләргә күмелә. Җырлый-җырлый йомырка салучы тавыкларыма, бии белүче күркәмә кадәр шул гөлбакчаны үз итә. Бу җирдә иң мөһим, иң кадерле нәрсә ул – сәламәтлек. Саулык нәрсә ул – сәламәтлек. Саулыкка туенмаганнар моны аеруча нык тоя. Булганына шөкер итеп яшәргә өйрәнергә кирәк. Сәламәтлек – тиңсез хәзинә, – ди Зәйтүнә апа. Зәйтүнә апаның изгелек тулы йөрәгендә һәркемгә, һәр нәрсәгә урын җитәрлек. Аның куллары белән үрелгән кош ояларында песнәкләр азык белән туена... Кемгәдер артык булып, урамга чыгарып ташланган песи балалары да райондашыбызның өендә тәрбия тапкан. Тугызау алар! Тугызының да исемнәре бар! Кечкенә савытлардан тәмләп сөт эчүче песиләргә карыйсың да, кече туганнарыбызга бу кадәрле җылы мөнәсәбәттән, аларның рәхмәт белән янган күзләреннән Зәйтүнә апаның гомер еллары, һичшиксез, артырга тиеш, дип уйлыйсың. ...Мәктәпне тәмамлагач, 17 яшьлек Зәйтүнә Казанга юл тота. Өч ел элемтә техникумында укып, почта элемтәсе операторы белгечлеге алган яшь кыз башкаланың үзәк телеграфына эшкә урнаша. Биредә ул җиде ел хезмәт куя. Туган ягын сагыну хисләрен йөгәнли алмагач, “Мөслимгә кайтырга” дигән карарга килә. Әнисенең: “Авыл җирендә тормыш авыр, кайтма, шәһәрдә кал!” – дип үгетләүләренә дә карамыйча, район почтасына эшкә кайта. Лаеклы ялга чыкканчы сайлаган һөнәренә тугры кала ул.
– Казаннан кайту белән велосипедка утырган идем, шул вакыттан бирле ике тәгәрмәчле дустымнан аерылганым юк. Спортны үз иткәннәр беркайчан да төшенкелеккә бирелми. Казанда укыган һәм эшләгән чорда да “Спартак” командасы составында төрле бәйгеләрдә катнаштым. “Спорт ориентлашуы” ярышы аеруча истә калган. Кулга компас тотып, азимут буенча контроль пунктларны табарга тырышу, ул вакытта чаңгы спорты буенча беренче разряд алу бүгенгедәй исемдә. Кечкенәдән тимераякта шуган, спорт белән яратып шөгыльләнгән авыл баласына шәһәрнекеләр гаҗәпләнеп тә, сокланып та карыйлар иде, – дип, хатирәләрен яңартты Зәйтүнә апа. Райондашыбыз – өлкәннәр арасында үткәрелгән спорт ярышларында иң актив катнашучыдыр, мөгаен. Дартс уенында беренчелек – һәрвакыт аның кулында. Кул көрәше, шашка уеннарында да сынатмый Зәйтүнә апа. Велойөрештә дә ул “Иң өлкән кеше” номинациясендә җиңүче булды. Зәйтүнә апа – районда иң беренчеләрдән булып скандинавча йөрүне сайлаган кеше. Моннан 10 ел элек чаңгы таякларына таянып йөргәндә күпләр аңа аптырап та карады.
Ә хәзер бөтен Мөслим шул таякларга күчеп бетте диярлек. Ул вакытта Зәйтүнә апага “могҗизалы таякларны” Санкт-Петербург шәһәреннән абыйсының кызы алып кайтып бирә. Бер көн калдырмый, биш ел дәвамында йогага да йөрде ул. Сәламәтлеге буенча беренче төркем инвалид булса да, Зәйтүнә апа тормыш рәвешен үзгәртмичә, спорт белән шөгыльләнүен туктатмый.
– Зәйтүнәбез сугыштан соң дөньяга аваз салган, гаиләдә төпчек бала. Әтиебез Садретдин аны: “Туасы бала, яңа гомер булганга сугыштан исән-сау әйләнеп кайтканмындыр”, – дип яратып сөя иде. Кечкенәдән ярдәмчел, игелекле булып үсте ул. Кулыннан килсә, җир шарындагы ярдәмгә мохтаҗ бөтен кешегә булышыр иде. Кибет ишеге төбендә ялынып-ялварып караган эт яисә песи баласы яныннан тыныч кына үтеп китә алмый. Өйгә алып кайтмаса, ризык сатып алып булса да, ашатып китә. Өй каршындагы песнәкләргә ул әниләре кебектер. Бауга тезелешеп утыралар да тәрәзәдән аны күзлиләр. Кыш чыкканчы ун песнәкнең берсе генә исән кала, диләр бит. Зәйтүнәнекеләр кышны исән-имин чыга. Ул аларны карарга җәйдән үк әзерләнеп куя. Бер арыш капчыгы көнбагыш сатып ала. Мал суйганнан соң калган туң майны элеп куя да, кошлар шуны, рәхәтләнеп, бер-берсен эткәли-төрткәли ашыйлар. Йөрәк җылысы, игътибары белән һәр нәрсәгә җан өрәдер кебек ул. Инде Ходай озын гомер бирсен үзенә, сәламәтлеген кызганмасын иде, – ди апасы Наилә Худяшова. Райондашыбызның базы кышка әзерләнгән кайнатмалар, компот һәм салатлар белән тулы. Фәлән йөз банканы ничек әзерләп бетерәдер?! Апасы Наилә өстендә яшелчә, җиләк-җимешне үстерү, тәрбияләү булса, Зәйтүнә апа алардан кышкылыкка тәм-том әзерли. Иң кызыклысы – райондашыбыз аларны күчтәнәч итеп дусларына, якыннарына тарата. Үзе бер-ике банкасын ашый микән?! Кешеләрне сөендерү өчен генә дөньяга килгән диярсең үзен! ... Ике атлам арада гына булган кибеткә дә машина белән барган, башкалардагы матур купшы киемнәрне күреп, кызыгып көнләшкән, дөнья малы артыннан куып, кешелек сыйфатларын югалткан, миһербанлылык һәм игелек төшенчәләре турында күптән оныткан кешеләргә Зәйтүнә ападан үрнәк аласы иде! Тәнендә генә түгел, бөтен җанында булган сызлануларына карамыйча, кешелек дөньясын яраткан, мөмкинлегеннән чыгып, һәркемгә ярдәм кулы сузган, изгелек белән йөрәге тулган райондашыбызга сокланып туя алмыйсың!
Лилия Шәймиева
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев