Йөгереп йөргән җиреннән китеп барды
Каләмдәшебез Лиза Нурлыева турында “Интертат” язмасы
Кеше гомере – бер мизгел. Бүген бар син, ә иртәгә – инде юк… Лиза Нурлыева да әле алдагы көндә генә йөгереп йөргән, район газетасына кайнар язмалар, ә якыннарына тәмле кичке аш әзерләгән, тормыш иптәше белән елмаеп сөйләшкән. Ә төнлә тыныч кына, үлем газаплары кичермичә, йоклаган җиреннән бакыйлыкка күчкән.
Яшьләрнең остазы иде
“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев кайгы уртаклашу телеграммасында: “Танылган хезмәттәшебез, остазыбыз Лиза Нурлыеваның арабыздан мәңгелеккә китеп баруы – Татарстан матбугаты өчен генә түгел, татар милләте өчен дә әйтеп бетергесез зур югалту”, – дип белдерде.
“Лиза Нурлыева искиткеч оста каләмле журналист, бик күп яшь журналистларга канат куйган талантлы остаз иде. Мөслим районында эшләгән дәверендә дә, Азнакай редакциясендә дә ул һәрвакыт яшьләрне журналист осталыгына өйрәтүгә, журналистикага гашыйк итүгә көч куйды, шәкертләре арасыннан республикада танылган журналистлар үсеп чыкты.
Лиза Нурлыева актив позициясе белән аерылып тора иде. Ул бик күп башлангычларның инициаторы булды. Азнакайда матбугат музеен оештырды һәм туплады, “Маяк” газетасы тарихына багышланган китап язды. Ул гомеренең соңгы минутына кадәр яшьлектә сайлаган һөнәренә тугры калды.
Азнакайда Лиза Нурлыеваны һәркем таный иде, чөнки ул кешеләрнең мәнфәгатьләрен яклап яшәде. Фидакарь, кешелекле, белемле журналист булып танылды һәм халыкның күңелендә якты истәлек булып калачак.
Бәхил бул, кадерле хезмәттәшебез! Нурлыевлар гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашабыз”, – диелә әлеге телеграммада.
Шулхәтле якты кеше иде
– Без Лиза белән икебез дә – Мөслим районының Иске Чакмак авылыннан. Бер авылда туып үстек, бер мәктәптә укыдык. Балачагыбыз бергә үтте. Аннан соң тормыш юллары безне яңадан Азнакайда очраштырды һәм без “Маяк” редакциясендә бик матур, рәхәт иҗат иттек. Лиза минем беренче китабымны чыгарырга да ярдәм итте.
Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 13 сентябрь санында укыгыз.
Фото – «Маяк» газетасы архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев