Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йодрык кадәрле йомры бәрәңге

Шәхси хуҗалыклар да уңыш җыя. Быел яшелчәчеләр өчен уңышлы ел булды. Халык ташкабак, помидор һәм башка яшелчәләрне кая куярга белми. Икенче икмәк – бәрәңге уңышы да начар түгел. Хуҗалыгына карап.

Узган ел бәрәңге уңышы мактанырлык булмады. Моның сәбәбен халык елның коры килүеннән күрде. Нәтиҗәдә күпчелек бәрәңгене сатып алып ашады. Бәрәңге ризыкларын куллануны чикләүчеләр дә аз булмагандыр.
Быел халык бәрәңгене август азагында ук ала башлады. Бәрәңгене алып бетереп, саклауга да куйдылар. Бәрәңгене тизрәк казып алуның сәбәбе дә бар: сабагы корып беткәч, үсентене нигә җир астында тотарга?! Хәер, өлкәннәр арасында: “Элек бәрәңгене август азагында ук ала идек”, – дип сөйләүчеләр юк түгел.
Мәлләтамактан Нәкыя һәм Әнвәр Шәмсетдиновлар бәрәңге уңышыннан зарланмый. Дөрес, бакчаның бер өлешенә печән утыртканнар. Шул рәвешле бәрәңге участогы да кимегән. 
– Яздан фреза белән эшкәрттек, шуңамы җир бик йомшак булды. Башкаларныкы кебек кәсле түгел. Ашлама өчен тирес кертәбез инде, – ди Әнвәр абый. – 19 майда утырткан идек. Бик матур тишелде. Әмма июль-августта яңгырлар булмау сәбәпле бәрәңге ваграк булды. Әмма быел уңыш узган елгыдан әйбәт, Аллага шөкер! Ашарга да, утыртырга да җитә. Өй базына да, тышкы базга да салдык. 
Хезмәттәшебез Оксана Исламова бәрәңге өчен махсус ашлама куллануы турында сөйләде. “Кызык өчен кибеттән ашлама алган идем. Берничә буразна бәрәңгене шушы ашламаны салып утырттык. Ашлама белән үстергән бәрәңге уңышы бермә-бер яхшы!” – ди ул.
Басудагысы түгел, амбардагысы – икмәк, ди халык. Уңышны җыеп урнаштыргач, күңел тынычланып кала. Өлкәннәр әйткәндәй, исән-сау ашарга язсын! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев