Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Инвалидлыгы булганнар да югары белем алачак

Инвалидлыгы булган кешеләргә һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга да югары белем алу мөмкинлеге бар. "РостРесурс" инвалидларны тернәкләндерү ассоциациясе ярдәме белән әлеге гражданнарны Казан шәһәренең Туполев исемендәге КНИТУ уку йортының уку-тикшеренү һәм методик үзәгендә (КУИМЦ) укыталар. Тулырак мәгълүмат алу өчен без "Маяк" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Рәмилә Гыйльметяновага мөрәҗәгать...

- Рәмилә Расыйховна, әлеге уку йортына укырга керү тәртибе белән таныштырыгыз әле.

- Бу уку йортында сәламәтлекләре чикле кешеләр укый ала. Биредә биш юнәлеш буенча уку мөмкинлеге тудырылган. Үз ихтыярың буенча сайлап алып, радиотехника, материаловедение һәм материаллар технологиясе, машина төзелеше производстволарын конструкторлар һәм технологияләр белән тәэмин итү, информатика һәм компьютер челтәрләре буенча югары һөнәри белем алырга була.

- Укырга кергән очракта, читтән торып уку мөмкинме?

- Юк. Бары тик көндезге бүлектә генә укыту каралган. Уку вакыты 4-5 ел тәшкил итә. Укулар барлык юнәлешләр буенча да бушлай.

- Әлеге уку йортының нинди өстенлекләре бар?

- Казан шәһәренең Туполев исемендәге КНИТУ уку йортының уку-тикшеренү һәм методик үзәгендә укыту өчен махсус шартлар булдырылган. Болар - электрон такталар, мультимедиа комплекслары, проекторлар, тавыш көчәйтүче һәм радио тапшыручы системалар, сыйныф тактасыннан компьютерга визуаль мәгълүмат тапшыру системасы һәм башкалар. Барлык уку аудиторияләре компьютер җиһазлары белән тәэмин ителгән.

- Рәмилә Расыйховна, укучыларны шушы уку йорты укытучылары укытамы? Әллә инде махсус галимнәр билгеләнәме?

- Укучыларга университетның иң яхшы галимнәре һәм укытучылары белем бирә. Уку йортында спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге дә тудырылган. Тагын шунысы сөенечле: укучылар тулай торакта бушлай яшәячәк.

- Укырга теләге булганнар кайда һәм кемгә мөрәҗәгать итә ала?

- Бу яңалык җирлегебез өчен бик файдалы булачак. Кулланып калырга киңәш итәр идем. Теләге булганнар алда әйтелгән уку йорты профессоры Анатолий Васильевич Кочергинга 8 (843) 571-96-96 телефоны аша мөрәҗәгать итә ала.

Әңгәмәдәш - Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев