Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Инвалидлар ункөнлеге тәмамланды (НӘТИҖӘЛӘР)

Инвалидлар ункөнлеге быел да төрле чараларга бай булды. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган райондашларыбыз, авырлыкларга бирешмичә, актив, сәламәт тормыш алып баралар. Декадага старт биргән инвалидлар спартакиадасы - моның ачык мисалы. Дартс, шашка, шахмат, урыннан ераклыкка сикерү, күңелле стартлар кебек бәйгеләрдә егермедән артык райондашыбыз катнашты, һәр төр буенча җиңүчеләр билгеләнде. Җиңүчеләргә яшьләр...

7 декабрь көнне инвалид бала тәрбияләүче әти-әниләр белән очрашу булды. Сөйләшү барышында әти-әниләр социаль яклау бүлеге, үзәк хастаханә, мәгариф бүлеге белгечләренең чыгышларын тыңладылар, сорауларын җиткерделәр. Әти-әниләр белән очрашуда район башлыгы Рамил Муллин катнашты.

Декаданың иң дулкынландыргыч чарасы 9 декабрь көнне узган "Без бергә!" исемле хәйрия марафоны булды. Марафонда мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызны сөендерергә теләгән һәркем катнашты. Көн дәвамында барган игелек марафонында катнашучыларга төрле видеязмалар да тәкъдим ителде. Бу көнне, барлыгы мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызга ярдәм йөзеннән 500 мең сумнан артык акча җыелды.

Шул көнне кич Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында Мөслим халык театры Кәрим Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" драмасын тәкъдим итте. Спектакльдән кергән акча инвалидларга ярдәм итү өчен тапшырылган.

Декаданы йомгаклап, 10 декабрь көнне, мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз арасында "Могҗизалар кыры" бәйгесе үтте. Бәйгедә 9 райондашыбыз катнашты. Сораулар Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга, тарихка кагылышлы иде. Уенның җиңүчсе булып Сәетҗан Нәбиев билгеләнде. Барлык катнашучыларга социаль яклау бүлеге тарафыннан әзерләнгән кызыксындыру бүләкләре, җиңүчеләргә өстәмә бүләкләр тапшырылды.

Игелек эшләргә беркайчан да соң түгел. Инвалидлар ункөнлеге тәмамланса да, мөмкинлекләре чикләнгән райондашыбызга һәрвакыт ярдәмчел һәм игелекле булыйк.

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев