Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Инвалидлар ункөнлеге старт алды

Календарьдагы күпсанлы бәйрәмнәр, тантаналы даталар арасында бер моңсу көн бар, ул - декабрь аенда билгеләп үтелүче Халыкара инвалидлар көне. Тумыштан гарип булып, дөньяның рәхәтен күрми үскән балалар, һәлакәткә дучар булып, яшьнәп яшәр чакта урын өстенә, инвалид коляскасына беркетелгәннәр, төрле авырулар сәбәпле, сәламәтлекләре һәм хәрәкәт мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең проблемаларына йөз белән борылу,...

Сәламәтлекләре яки мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен үзләрен җәмгыятьтә шәхес итеп тоюлары мөһим роль уйный. Инвалид үзенең проблемалары белән бергә-бер калырга тиеш түгел, аны актив тормышка тарту өчен бөтен мөмкинлекләрне эшкә җигәргә кирәк. Бүгенге көндә безнең районда физик мөмкинлекләре чикләнгән1989 кеше исәпләнә. Аларның 133 е - балалар. Мөслимдәге картлар һәм инвалидлар йортында 33 инвалид тәрбияләнә.

"Олы яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга социаль хезмәт күрсәтү турында" гы 122 санлы Федераль закон нигезендә инвалидларга норматив буенча 50 процент ташлама-субсидия түләнә. Инвалидлар ел дәвамында алдан төзелгән график нигезендә, Азнакай, Баулы районнарындагы, Әлмәт һәм Казан шәһәрләрендәге тернәкләндерү үзәкләренә барып, дәвалану, тернәкләнү курслары үтеп кайталар. Инвалид балалар исә Минзәлә шәһәрендәге "Умырзая", Яр Чаллыдагы "Солнышко", Алабуга шәһәрендәге "Астра" тернәкләндерү үзәкләренә җибәрелә.

Быел, 80 инвалидның өенә барып, социаль хезмәт күрсәтелә. Аларның 12 се I төркем инвалид булуын да әйтергә кирәк. Бүгенге көндә 8 Бөек Ватан сугышы инвалидына шундый ук хезмәт күрсәтелә. Мөмкинлекләре чикләнгән әлеге райондашларыбыз, гарантияләнгән дәүләт хезмәтләреннән тыш, йорт яны участогында яшелчә үстерү, идәннәрен юу, өйне кышка әзерләү кебек өстәмә ярдәмнәр дә алалар. Халыкара инвалидлар көненә багышлап үткәрелүче ункөнлектә район башкарма комитеты карары нигезендә бик күп төрле чаралар да уздырыла.

Язмыш тарафыннан кыерсытылганнарның җан сыкрануын сәламәт кеше ишетеп, аңлап җиткерми дә кебек. Тик ишетергә, аңларга тырышырга кирәк. Аларга ярдәм кулын сузарга беркайчан да соң түгел. Кыйммәтле даруларга, катлаулы дәвалану чараларына һәм, иң мөһиме, безнең җылы карашка, таянычыбызга мохтаҗ кешеләр барлыгын онытмасак иде. Янәшәбездәге болай да үзләрен кимсетелгән итеп тойган дусларыбызга игътибарлырак булыйк, хәлләрен аңларга, күңел авазларын ишетергә тырышыйк, авыр тормышларына - терәк, сырхауларына - шифа, кайгы-хәсрәтләрендә юаныч булыйк.

Гөлнар Фәтхуллина, район социаль яклау бүлеге директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X