Интернеттан башка булмый
2021 елда районда тагын 48 социаль учреждение интернетка оп- тика аша ялганды.
“РФ цифрлы икътисады” милли программасы кысаларында бу эш 2021 елга планлаштырылган иде. Нәтиҗәдә узган ел районда социаль әһәмияттәге 48 объект интернетка оптика аша ялганды. Әлеге объектлар арасында 27 фельдшер-акушерлык пункты, дәүләт власте һәм җирле үзидарә органнарының 10 объекты, җиде мәдәни-ял үзәге, ике янгын посты, Росгвардия объекты һәм китапханә бар. Әлеге программа кысаларында 2019 елда – 11, 2020 елда 16 социаль объект оптикага күчте.
Республикада әлеге проектның операторы – “Таттелеком” ачык акционерлык җәмгыяте.
– Интернетка керү мөмкинлеге булу – замана таләбе. Социаль яктан әһәмиятле объектларны югары тизлекле интернетка тоташтыру еракта урнашкан һәм кече торак пунктларда элемтәне яхшырта, – ди “Таттелеком” җәмгыятенең Мөслим районындагы электр элемтәсе узелы җитәкчесе Марсель Әһлиев. – Компания райондагы йортларны һәм фермер хуҗалыкларын югары тизлекле интернетка ялгау өчен челтәрләр төзүне дәвам итәргә планлаштыра.
Эшләрнең уңышлы баруында район хакимиятенең дә ярдәме зур.
– “РФ цифрлы икътисады” милли программасы җирлегебездә 2019 елдан гамәлдә. Бүгенге көнгә “Таттелеком” куелган бурычны тулысынча үтәде. Проект кече авылларны да үз эченә ала. Телеком-инфраструктура дәүләт хезмәтләрен күрсәтүнең сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирә, димәк җирле халык белән ведомстволар һәм власть органнары хезмәттәшлегенең нәтиҗәлелеге арта, – ди район Башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хуҗин.
Ерак районнарны цифрлаштыру заманча онлайн-сервислардан файдалану мөмкинлеген арттыра. Җирле медицина учреждениеләренә кабул ителүгә пациентлар дистанцион языла ала, табиблар региональ һәм федераль клиникалардагы хезмәттәшләре белән видеоэлемтәгә чыга ала, мәгариф учреждениеләре өчен түгәрәкләрне һәм өстәмә шөгыльләрне онлайн режимда үткәрү, документларны оператив рәвештә алмашу, дәүләт хезмәтләре порталыннан файдалану мөмкинлеге барлыкка килә.
2019 елдан 2021 елга кадәр “РФ цифрлы икътисады” милли программасы кысаларында республикада 1863 торак пунктта социаль әһәмияттәге 3527 объект оптика аша интернетка ялганган. Шуларның өч йөзгә якыны оптиканы беренче тапкыр куллана. Объектларда интернет тизлеге 100 Мбит/с тәшкил итә. Проектны гамәлгә ашыруда “Таттелеком” җәмгыятенең ике меңгә якын хезмәткәре катнашкан.
Мөнирә Арсланова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев