( "Татар-информ"). Һиндстанда Татарстан кинематографистларының "Гыйшык алмасы" (режиссер Ф.Зиннәтуллина) фильмы күрсәтеләчәк. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.
Әлеге кыска метражлы нәфис фильм 9-14 февраль көннәрендә Бхубанешвар шәһәрендә уза торган Golden Triangle International Film Festivalнең ("Алтын өчпочмак" Халыкара кинофестивале) төп программасына кергән.
Узган ел әлеге фильмны Ереван, Кырым һәм Мәскәү кино сөючеләре караган иде.
"Гыйшык алмасы" - Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Фирүзә Зиннәтуллинаның беренче режиссерлык һәм Казан журналисты Наталья Топалның беренче продюссерлык тәҗрибәсе булды.
Нет комментариев