Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Җинаятьчеләрне алар таба

5 октябрьдә уголовный розыск бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Район эчке эшләр бүлегенең әлеге бүлекчәсен Булат Замалиев җитәкли. Аның кул астында Илмир Шәймәрданов һәм Фәрит Сәлахов хезмәт куя.

– Уголовный розыск бүлегенең эше мәгълүмат чараларында һәрдаим яктыртылып бара. Законсыз рәвештә корал һәм сугыш кирәк-яраклары әйләнеше, талау, зур күләмдә урлашу, наркотиклар ясау яки сату белән җинаятьчеләрне эзләү – көндәлек хезмәтебез. Ел башыннан җирлегебездә 64 җинаять эше теркәлде, бүгенге көндә шуларның 58е ачылды, – ди Булат Замалиев.
Бүлек хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, соңгы арада мошенниклык очраклары арткан. Мошенникларның гамәлләре турында райондашларыбызга даими искәртеп торабыз, югыйсә! Шулай да алдарлар кармагына эләгүчеләр һаман бар. 

 

– Быел алты мошенниклык очрагы теркәлде. Шуларның икесен ачарга да өлгердек. Беренче очракта Рус Шуган авылы кешесенең картасыннан 20 мең сумнан күбрәк акча салдырганнар иде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча угрының кем булуы ачыкланды. Зыян күргән кешегә акчасы кайтарылды. Ни кызганыч, карак 15 яшьлек мәктәп укучысы булып чыкты. Укытучысының карта номерын исендә калдырып, яшүсмер интернет-кибеттән үзенә кирәк-ярак сатып алган. Күп кенә интернет-кибетләрдән, карта мәгълүматларын керткәч, телефонга код килми. Бу очракта да шулай булган, – ди Булат Замалиев.
Икенче очракта бер райондашыбыз “Авито”дан очсыз бәягә трактор сатып алырга булган. Аванс буларак, сатып алучының картасына 25 мең сум акча күчергән. Тик үзен кәкре каенга терәткәннәрен аңлаганда сатучыдан “җилләр искән”. Районның уголовный розыск бүлеге хезмәткәрләре мошенникны бик озак эзлиләр. Шушы көннәрдә угры тоткарланды. Ул Екатеринбург кешесе булып чыкты. Райондашыбызга акчасы кире кайтарылды. 

 

– Соңгы арада “Саклык банкы”ннан дип шалтыратучылар да күп. “Сезнең исемгә кредит алганнар”, “Картагызда акчагыз югалмасын өчен банк картасының мәгълүматларын әйтегез” дигән һәм шундый характердагы башка хәбәрләргә, зинһар, ышанмагыз! Беркем дә сездән башка сезнең исемгә кредит ала алмый. Мошенникларның чираттагы корбаны булмагыз! Алдарларның эзенә төшү бик авыр. Телефоннан килгән шикле смсларга да җавап бирмәгез! “Якыннарыгызга ярдәм кирәк” дигәнгә ышанып, төрле сылтамалар аша әллә нинди сайтларга кермәгез, банк карталары турында мәгълүматны беркемгә дә бирмәгез! Интернет аша тәкъдим ителгән арзанлы товар тәбедәге бушлай сырга тиң, – дип кисәтә бүлек хезмәткәре Илмир Шәймәрданов.
 

“Мәк-2021” операциясен дә уголовный розыск бүлеге үткәрә. Аның барышында составында наркотик матдәләр булган үсемлек кулланган бер кешегә җинаять эше ачылган. Операция барышында әлеге үсемлекне законсыз үстерү урыннары да ачыкланган. Өендә опий табылган бер райондашыбызга шулай ук җинаять эше кузгатылган. “Наркотик әзерләүчеләр, аны сатучылар, кулланучылар ел дәвамында җитди контрольдә”, – ди уголовный розыск бүлеге хезмәткәрләре.
Өйләрендә законсыз сакланган коралны эчке эшләр бүлегенә тапшырган биш райондашыбызга түләү башкару өчен документлар ТР Эчке эшләр министрлыгына җибәрелгән. Законсыз төстә корал саклаучыларга карата җинаять эше кузгатыла. Ел башыннан бүлек хезмәткәрләре тигез көпшәле ике ау мылтыгы, 300 грамм дары, 50ләп патрон табып алган. Хәрби кирәк-яракларның барысы да законсыз төстә сакланган.

 

Ел башыннан 43 караклык очрагы теркәлгән. Иң зур урлашу “Август-Мөслим” агрофирмасыннан булган. Караклар 1 млн 500 мең сумлык агу урлаганнар. Бүгенге көндә тикшерү эше тәмамланды, шушы көннәрдә суд карар чыгарырга тиеш. 

Лилия Шәймиева.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама