Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иминлек үзебездән тора

Спиртлы эчемлекләр куллангансың икән, руль артына утырма. Шәхси мәгълүматларны башкаларга бирмә!

Районда оператив хәл стабильме? Халыкны бүгенге көндә нәрсә кызыксындыра, ни борчый? Шушы һәм башка сорауларга район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин җавап бирә.
– Раил Равилевич, җирлегебездәге оператив хәл белән таныштырсагыз иде.
– Быел 9 айга 109 җинаять теркәлде. Узган ел бу сан 99 гына иде. Аерым юнәлешләр буенча алсак, былтыр яшерен урлау очраклары өч тапкыр арткан иде. Быел урлау очракларын туктата алдык. 2020 елның тугыз аенда 36 җинаять очрагы теркәлде. Соңгы арада мошенниклар дистанцион форматта эшли башлады. Моның өчен алар кәрәзле телефоннар, интернет челтәрен эшкә җигә. Ел башыннан әлеге төрдәге 8 җинаять эше теркәлде. 
– Мошенниклар ничек эш итә? Мошенниклар кармагына кемнәр ешрак каба?
– Иң элек мошенниклар зыян күрүче белән элемтәгә керәләр һәм аның шәхси мәгълүматларын җыялар. “Банк картасының мәгълүматларына төзәтмә кертәбез” яисә “Сезнең исемгә кредит алганнар, аны юк итәбез” дип, бик күп уйдырмалар белән банк картасы мәгълүматларын сорыйлар. Банк хезмәткәре беркайчан да телефон аша мәгълүмат алмый. Мондый мәгълүматларны җинаятьчеләр генә сорый ала. Банк картасы мәгълүматларын бирергә ярамый.
Алдарлар ятьмәсенә кабучылар арасында өлкән яшьтәгеләр һәм эш яшендәгеләр беренче урында тора. Республика буенча мошенниклардан бер атнада килгән зыян күләме 40-50 млн сумнан артып китә һәм ун җинаятьнең икесе ачыла. Районда ике җинаять эшен ача алдык. 2019 елда бер райондашыбызның шәхси мәгълүматларын кулланып, кредит алганнар иде. Җинаятьченең эзенә төшеп, сумманы кире кайтардык. Икенче очракта Кемерово шәһәренә кадәр барып җиттек. Эш судка китмәде, чөнки җинаятьче – 15 яшьлек үсмер! Балигъ булмаганнарны җинаять җаваплылыгына тартып булмый. Мошенникларны ачыклавы бик кыен, чөнки урланган акча, бер счеттан икенче счетка күчә-күчә, әллә кайларга барып җитә. Мисал өчен, бер очракта телефон номеры Украинада теркәлгән булып, акча Яр Чаллы, Казан, Краснодарга киткән. 
– Алдарлар кулына эләкмәс өчен нинди киңәш бирер идегез?
– Шәхси мәгълүматларны чит кешегә бирергә ярамый. Интернетта уяу булыгыз. Бушлай сыр тәбедә генә була. Бер очракка тукталам: начар кредит тарихы булган берәү, интернет челтәрендәге “Начар кредит тарихы булганнарга кредит алырга ярдәм итәбез” дигән сүзләргә ышанып, акчасыннан колак кага. Икенче берәү, хөкүмәтнең бушлай ярдәм бирәсенә ышанып, шулай ук акчасыз кала. Мошенниклар корбаны булмас өчен, киңәш сорап, участок инспекторларына мөрәҗәгать итәргә була.
– Балалар арасында хокук бозу очракларына тукталсагыз иде.
– Сәүдә нокталарында вак урлау очраклары теркәлде. Гадәттә, балалар үзләре кызыккан әйберләрне кесәләренә салып чыга. Андый хәлләрдә күзәтү камералары ярдәмгә килә. Балалар, үсмерләр катнашында мөлкәтне җимерү очраклары да күзәтелә. Андыйлар белән профилактик чаралар алып барабыз.
– Раил Равилевич, юллардагы вәзгыять нинди? Исерек шоферлар – баш бәласе. Андыйларга карата нинди чаралар күрелә?
– Алкогольле эчемлек кулланган хәлдә руль артына утыручылар арасында гади халык белән бергә җитәкче урыннарда эшләүчеләр дә бар. Районның ЮХИДИ инспекторлары исерек шоферларны даими тоткарлап тора. Республика күләмендә безгә карата тәнкыйть гадел булды. Узган ел аварияләрдә үлем очраклары юк иде. Быел 14 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, аларда 5 кеше вафат булды, 17 кеше авыр тән җәрәхәтләре алды. Дүрт авариянең исерек шоферлар аркасында килеп чыгуы мәгълүм.
– Димәк, аварияләрдә тән җәрәхәтләре алу очраклары да арткан?
– Өч очракта аварияләр тизлекне дөрес сайламау белән бәйле. Юлда иминлекне саклау өчен профилактик рейдлар үткәрәбез. Ләкин моның өчен өч ДАИ хезмәткәре генә әз. Районда намуссыз машина йөртүчеләр белән көрәшү өчен Telegram-каналда “Муслюмово пьяный водитель” төркеме булдырылды. Исерек шоферлар турында мәгълүматлар аноним рәвештә кабул ителә. Ни кызганыч, исерек шоферлар саны кимеми. Ике атнада исерек хәлдә машина белән идарә иткән 7 шофер тоткарланды. Алар 1,5 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителә һәм 30 мең сум штраф та түли. Икенче кат эчеп эләккәндә, җинаять җаваплылыгы каралган.

Лилия Шәймиева.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев