Михайловкада иминлек дәресе узды
Юл хәрәкәте иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең Сарман районы филиалы җитәкчесе Алсу Ситдыйкова район үзәгендәге һәм Михайловка урта мәктәбенең 1 класс укучылары белән очрашты.
Ул укучыларга юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләде, викторина үткәрде. Балалар табышмаклар чиштеләр, юл йөрү билгеләрен аңлаттылар, вакытка пазллар җыйдылар. 1 класс укучыларын "Юл хәрәкәте иминлеге" сафларына кабул итү чарасында Алсу Разиновна һәр балага яктырткыч элементлар таратты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев