Укучыбыз соравына Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсе 1 нче сырхауханәсенең терапия бүлеге мөдире Гүзәл Сәгыйтова һәм Яр Чаллы шәһәренең 7 нче сырхауханә терапевты Ләйсәния Әгълиева җавап бирә, дип яза "Интертат.ру" электрон газетасы.
Гүзәл Сәгыйтова:
Сөт аша күчә торган да, күчми торган да препаратлар бар. Имезүче аналарның кан басымы югары булса, бизмәнгә һәрвакыт файда һәм зыян куела. Әгәр имезүче ананың кан басымы югары булып, препаратлар эчмәсә һәм инсульт булса, балага тагы да начаррак булачак. Әгәр дару эчәргә кушылган икән, аны эчәргә кирәк. Әгәр табибына ышанмаса, башка табибка барсын. Йөкле вакытта күзәтү узган кардиологка барса да була. Бала тапканчы һәр хатын-кыз кардиологта тикшеренә, хәзер проблемалары туган икән, шул ук кардиологка барсын.
Ләйсәния Әгълиева:
Кан басымы югары булганда, имезүче аналарга эчәргә ярый торган махсус даруларны курыкмыйча эчәргә була.
Нет комментариев