Җимешләре коелса
Чия белән слива күп чәчәк атып та, җимешләре өлгерми, коела. Сәбәбе нидә?
Сәбәпләр берничә. Шуның берсе – ябалдашларның куе булуы. Бу үз чиратында кояш нуры, яктылык җитмәүне китереп чыгара. Иртә язда, бөреләр чыкканчы, ябалдашларны кисеп чыгыгыз. Икенче сәбәп – дым җитмәү. Яз коры килсә, агачка чәчәк атканда һәм чәчәк атканнан соң су сибү мөһим, шул ук вакытта азотлы ашламалар кертергә кирәк. Әгәр дә агачлар әче туфракта үссә, аларның ботакларын кисү дә, ашламалар кертү дә ярдәм итмәячәк. Моны болай үзгәртеп була: бер чиләк суда бер аш кашыгы акбурны эретергә кирәк. Шушы суны үсемлекләргә 10- 12 көн саен берничә мәртәбә сибәргә кирәк. Кайберәүләр доломит онын куллануны хуп күрә – агачның кәүсә яны әйләнәсенең радиусыннан, бер квадрат метр җиргә 400 грамм исәбеннән алына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев