Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Илшат Закиров: “Укучыларым тырышлыгы – зур мәртәбә”

Илшат Закиров – Мөслим егете. Кул эшләре белән кечкенәдән яратып шөгыльләнә.

– Илшатның үзенчәлекле стильдә эшләвенә хезмәт дәресләрендә игътибар иттем. Аның кебек тырышып, төгәл эшләүчеләр сирәк. Идеяләрен хезмәт дәресләрендә генә тор­мышка ашырып бетерә алмагач, Илшат “Оста куллар” түгәрәгенә дә йөрде. Егетләр, гадәттә, тук­мак яисә такта ясап карый. Ил­шат, барысын да шаккатырып, аш-су бүлмәсе өчен җайланма ясады. Әлеге җыелмада аш- су такталары, уклау, бәрәңге төйгеч кебек кирәкле жиһазлар бар иде, – ди Мөслим урта мәктәбе укытучысы Илдар Мин­нияров.

Мәктәпне тәмамлагач, Ил­шат Алабуга университетының инженер-технология факуль­тетына читтән торып укыр­га керә. Укыган чорда Мөслим хуҗалыкара төзелеш оеш­масында һәм “Агромастер” җитештерү компаниясендә эшли. Хезмәт юлын Сал.Мухан мәктәбендә дәвам итә. Укучы­лар белән уртак тел таба белгән остазны “Офык” мәктәптән тыш эшләр үзәгенә чакыралар. Шун­да ул хыялларын чынга ашыра башлый.

– Кечкенә чакта кем генә оч­кычлар ясарга, аны очыртыр­га, галәм корабына җилкәннәр куярга теләми икән?! Инже­нер лабораториясе һәм техник модельләштерү берләшмәләрен җитәкли башлаганнан бирле укучылар белән дистәләгән са­молет ясадык. Балалар белән ла­зер станогында, ЧПУ фрезер, 3Д принтер станокларында суве­нирлар һәм башка бик күп төрле әйберләр эшлибез. Күңел ятма­ган һөнәр белән шөгыльләнеп булмый, балалар кызыксынып шөгыльләнә, – ди Илшат.

Техник модельләштерү түгәрәгенә 25 укучы йөри. Алар кәгазьдән, юка плитка, кар­тон, фанерадан ракеталар, са­молетлар, автомобильләрнең модельләрен ясыйлар. Бала­ларны телефон яисә гаджет­лардан аерып булмый, дибез. Бу сүзләр Илшат кул астында шөгыльләнүче малай-егетләргә кагылмый.

– Инженерлык лаборатори­ясе берләшмәсенә мин икен­че ел йөрим, миңа монда бик ошый. Фрезер станогында әтиемә агачтан брелок ясадым. Мондый брелок кибеттә сатыл­мый. Әзер эшләнмәләргә язулар төшерәбез. Әнигә, исемен язып, ручка бүләк иттем, – ди Марсель Гәрәев.

И л ш а т н ы ң ку л эшләнмәләре бик күп. Ул алар­ны, гадәттә, якыннарына бүләк итә.

– Нәрсәдер ясау идеясе көтмәгәндә килә. Берәр җирдә нәрсәдер күреп кайтам икән, аны үземнең дә ясап карый­сым килә. Укучыларымның кул эшләренә мөкиббән бу­луын күреп сөенәм. Өметле егет-кызлар үсә. Аларның үзләре ясаган әйберләргә чик­сез сөенүләре, тырышлыкла­ры – минем өчен зур мәртәбә. Хәзер бөтен мөмкинлекләр дә бар. 3Д принтерда махсус пла­стиктан сувенирлар, макетлар ясау белән бергә укучылар эре­теп ябыштыру аппаратында да эшләргә өйрәнә. Балаларда ла­зер станогы белән кызыксы­ну да көчле. Фанераны, орга­ник пыяланы кисеп, көнкүреш җиһазлары ясыйк дип, үзләре сорыйлар. Әлеге станок грави­ровка да ясый ала. Иң мөһиме – балаларның эшләргә теләге бар, – ди Илшат.

Бала җанлы укытучы укучыларының теләкләрен исәпкә алып, эшнең җаен бе­леп өйрәтә. Хезмәткә дөрес ка­раш шулай тәрбияләнәдер дә.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама