Илназ Морзаханов «Татар сүзе» бәйгесендә быел 1 урынны яулады
Быел әлеге бәйгегә 4500 кеше үзенең эшен җибәргән
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Татар сүзе» V Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе гала-концерты узды. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов үзе тәбрикләде.
Быел әлеге бәйгегә 4500 кеше үзенең эшен җибәргән.
Якташыбыз, Метрәй авылы егете Илназ Морзаханов "Татар сүзе" бәйгесенең "Поэзия" номинациясендә быел 1 урынны яулады.
Илназ бәйгегә үзе иҗат иткән "Әткәң кеби" һәм Рүзәл Минһаҗевның "Күрдем бит мин" шигырьләренең аудиоязмаларын җибәргән булган.
Фото һәм видео - Илназ Морзахановның шәхси альбомыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев