Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Илләр, җирләр гизеп

«ХII Евразия фәнни-төбәк тарихын өйрәнү форумы” конференцияләреннән алган тәэсирләр

“Авыл утлары” газетасын укучылар минем Татарстаннан читтәге төбәкләрдә булып кайткач язган мәкаләләрем белән танышып баруга күнеккән, күрәсең. “Быел бармадыгызмыни? Мәкаләгез күренми, бик кызыксынып укый идек”, – дип әйтүчеләр булгач, быелгы сәфәребез турында да язарга кирәк дигән фикергә килдем.

Быелгы сәфәребез Россиянең татарлар яши торган үзәк төбәкләренә тәгаенләнде. Бөтендөнья татар конгрессының “Төбәкчеләр белән эшләү комитеты” җитәкчесе академик Альберт Борһанов җитәкчелегендәге төбәкчеләр делегациясе составында Татарстанның 13 районыннан, Россиянең 14 төбәгеннән булган төбәкчеләр белән бергә, Мәскәүдән Россиянең Табигый фәннәр академиясе вице-президенты, техник фәннәр докторы профессор Илдар Утямешев, Казаннан академик, тарих фәннәре докторы, “Европа – Азия” гуманитар академия президенты, ЮНЕСКОның дөнья культурасы институты директоры Энгель Таһиров һәм фән кандидатлары бар иде.

“ХII Евразия фәнни-төбәк тарихын өйрәнү форумы – 2025” конференцияләре республикабыз башкаласы Казаннан башланып Россиянең Ярославль, Кострома, Иваново, Плёсь, Касимов шәһәрләре, Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районындагы Уразовка һәм Зур Рбишчә авылларында, Татарстанның Кайбыч районындагы Хуҗа Хәсән авылында үтте.

Нинди генә төбәк, шәһәр булмасын, алар тарихында татарларның эзе, бай мирасы ярылып ята. Милләтебез үсеше өчен зур тырышлык куйган, фидакарь хезмәтләре белән татар милләтен дөньяга таныткан егет-кызларны һәр төбәктә очратып, таң каласың. Конференцияләрдә, түгәрәк өстәл, очрашуларда татарларның дәүләтчелеге, һөнәрчелеге, мәгърифәткә омтылышы белән бергә, аны халык арасында тарату эшчәнлеге, мәчетләр төзү, мәдрәсә-мәктәпләр ачу, сәүдәгәрлек эшчәнлеген, мәдәниятен, Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыкларын раслаучы бик күп чыгышлар, докладлар тыңланды. Чыгыш ясаучылар арасында алда аталган шәһәрләрдәге дәүләт югары уку йортларында белем бирүче, фәнни эшләр белән шөгыльләнүче фән кандидатлары һәм докторларының да булуы, аларның шул төбәктәге татарларның борынгыдан алып хәзерге заман тарихына кагылышлы бай эчтәлекле чыгышлары безнең һәркайсыбызны сөендерде, яңадан-яңа мәгълүматлы булдык. Бу чыгышларны төбәкчеләр генә түгел, өлкә губернаторы киңәшчеләре, бүлек башлыклары, шәһәр һәм район җитәкчеләре дә дикъкать белән тыңладылар, үзләре әйткәнчә, татарлар турында бик күп яңа мәгүлүмат алдылар.

Ярославль дәүләт университеты профессоры, тарих фәннәре докторы Виктория Марасанова конференциянең ул көткәннән күпкә эшлекле үтүен, татарлар тарихына кагылышлы бик күп яңа мәгълүмат туплавын белдерде һәм аларны лекцияләр вакытында студентларына да җиткерәчәгенә ышандырды.

Ярославль шәһәре мәдәният йортында “Татар мәдәнияте көне” проекты кысаларында татар җәмәгатьчелеге белән очрашуда катнаштык. Шәһәрдә яшәүче татар осталары ясаган кул эшләре күргәзмәсе белән таныштык, “Исәнме, күрше” дип исемләнгән бик матур концерт карадык. Концертта Ярославльнең талант ияләре белән бергә Татарстанның атказанган артисты Гөлшат Имамиева, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Руслан Габитов җитәкчелегендәге “Риваять” этник төркеме дә чыгыш ясады. Шыгрым тулы зал (билгеле, татарлар гына түгел) аларның һәр чыгышын көчле алкышлар белән бәяләде, концерт беткәч тә, артистларны сәхнәдән бик озак җибәрми торды.

Ул кичне без Ярославльдә яшәүче милләттәшләребез белән үткәрдек. Җырладык та, биедек тә, әңгәмә дә кордык. Алар арасында Әлмәт, Чистай, Апас районнарыннан, Башкортостан Республикасы районнарыннан якташларыбыз да күп булып чыкты. Туган җиреннән читтә яшәүчеләргә карата кешене ризык йөртә дип тә, язмышка шулай язылган дип тә әйтәләр. Бәлки, шулайдыр да. Кемнең әти-әнисе күченеп килгән, балалары да шунда төпләнгән. Кайсылары, уку йортын тәмамлагач, шушы төбәкләргә җибәрелгән. Һәркемнең үз сәбәбе, ләкин һәркайсы өчен уртак булган яклар да бар. Алар татарча сөйләшүгә, татарча аралашуга мохтаҗ. Милли мохиттә озак яшәмәсәләр дә, аларга татар сүзе, татар моңы, татарның якты йөзе, киң күңеле тансык. Алар белән аерылышканда, миндә армиягә киткәндә әткәй-әнкәйдән аерылу хисе яңарды. “Аллаһка шөкер! Мине язмыш туган җиремдә калдырды, шунда хезмәт иттерде”, дигән сөенечле уй килде.

Дәвамы бар.

Рушат Солтанов, Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслим районындагы вәкиллеге җитәкчесе.

Фото – Рушат Солтановның шәхси архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев