Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Ильич утлары шулай кабынды

Татарстан авылларын чып-чынлап электрлаштыру 1960 елларда башланды. Аңа кадәр районның кайбер колхозлары, трактор двигателенә 25-30 киловаттлы генератор ялгап, өйләрне яктырту өчен генә электрдан файдалана иде. 1946-50 елларда Ык елгасына Мөслим, Тугаш һәм Рус Шуган авыллары янында су тегермәне белән берлектә зур булмаган (50-60 квт) электр станциясе корганнар. 

Татарстан авылларын электрлаштыруга республикада нефть чыгару нык этәргеч биргәндер, дип уйлыйм. Чөнки СССРның башка регионнарында авылларны электрлаштыру шактый соң башланды.
Беренче электр 35 кВ көчәнешле подстанция Мәлләтамак авылының Мөслим яклап калку урынында төзелде. Анда баганаларның күпчелек өлеше агачтан иде. Шулай ук кирәкле биналар да агач буралардан төзелде. 35 киловольтлы беренче электр линиясе Сарман районы Карамалы-Александровка авылы ягыннан “ласточка” тибындагы агач баганаларда Мәлләтатак авылына кадәр китерелде. Бу подстанция Әлмәт электр челтәрләрендә (АЭС) 97нче санлы дип аталды. Беренче көч (силовой) трансформаторы 1000 кВА иде (трансформатор 35/10 кВ – 1000 кВА). Хәзерге вакытта бу егәрлек (көч) уртача зурлыктагы бер авылга гына җитәргә мөмкин. Подстанциянең беренче мастеры Минсалих Гайсин була.
Мәлләтамактагы подстанциядән авылларга таба 10 кВлы линияләр төзелә башлады. Линияләрнең күпчелек өлеше агач баганаларда иде. Төзү эшләре нигездә кулдан башкарылды. Хәтта багана чокырларын да күп очракта электромонтерлар үзләре казыды.
Электрлаштыру кызу темплар белән барды. 1970 елларда районның күпчелек колхозлары һәм авыллары электрлаштырылып бетте диярлек. Бу масштаблы эш 1976 елда Крип. Краснояр авылын электрлаштыру белән төгәлләнә. 
Районны электрлаштыруда нигездә Бөгелмәдәге 6нчы төзү-монтаж идарәсе егетләре эшләде. Без исә, барыбыз да авыл егетләре булып, күбебез Чистай сәгать заводына караган техник-училище (ТУ-9) тәмамлаган идек. Безгә – колхозлардан аерып, кулга паспорт тоттырып, электр оешмасына җибәрелгән егетләргә – ул чакта 20-25 яшьләр иде. Безгә эш җитәрлек булды: 10 кВт линияләрне, КТП, ТПларны (трансформатор подстанцияләре) куйганнан соң, урамнарга, өйләргә, фермаларга, мастерскойларга һәм башка объектларга электр керттек.
Бу эшләрне “Сельэлектросетьстрой” трестының Бөгелмәдәге СМУ-6 оешмасы башкара. Аның мастер Юрий Волков җитәкчелегендәге участогы Мөслимдә дә була. Соңга таба Бөгелмәдәге 6нчы төзү-монтаж идарәсе МК-10га – 10нчы механикалаштырылган колоннага әйләнде, ягъни зурайды. Мөслимнең үзендә дә электр төзү оешмасы – СМУ-92 барлыкка килде, 1973 елдан Мөслим участогын Сәетгәрәй Сәлимгәрәев җитәкләде. Молодежная урамында база төзелде. 1982 елда эшне Фәүзел Галимов дәвам итте. 
Районда электр энергиясен куллану елдан-ел арта барды. Шуңа бәйле Мәлләтамак авылындагы подстанциянең дә куәте артты. Мөслимнең үзенә РЭС – район электр челтәрләре төзү зарурлыгы туды. Ул Катмыш авылы янында сафка басты. Ул вакытта оешманың җитәкчесе Хәмбәр Бәйрәмов була. Рөстәм Гатауллин, Гөлүс Мөҗипов, җитәкче урынбасары вазыйфасын башкарган Дөфәк Сәхәбиев районның электр тармагын үстерүгә үзләреннән лаеклы өлеш керттеләр. 1976 елда Гөлүс Мөҗипов җитәкчелегендә “Сельхозэнерго” ошмасы төзелә.
Мәлләтамак авылындагы подстанция яныннан узучы нефть һәм газ үткәргеч линияләр төзелде. Тойгелде авылы янында нефть кудыру станциясе (НПС) барлыкка килде. Әлеге объектка электр энергиясе тимер-бетон баганаларда 110 кВт линияләр буйлап килә һәм ул линия, безнең район буйлап, Актаныш районына чыгып китә. НПСтагы подстанциянең (110/35кв) куәте инде мегаВаттлар белән үлчәнә. Әлеге электр системалары Мөслим РЭСы карамагында. Аннан тыш Мөслим районында 35/100 кВлы 6 подстанция төзелде. Аларның һәрберсенең егәрлеге – ким дигәндә, 2500 кВА. Аларга да Мөслим РЭСы хезмәт күрсәтә.
Элеккеге Мәлләтамак подстанциясендә 10-12 кеше эшләсә, Мөслим РЭСында 50ләп кеше хезмәт куя. Шуларның 14-15е – инженер-техник персонал. Авылларга баручы 0,4-10 кВлы электр линияләренең гомуми озынлыгы 900 км белән үлчәнә. 
Белүебезчә, электр тогы тормыш өчен иң куркынычлардан санала. РЭСта эшләүчеләргә күп вакыт югары көчәнешле ток йөргән электр җиһазларына хезмәт күрсәтергә туры килә. Куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү сорала. Тармак белән җитәкчелек итү өчен югары белемгә, зур тәҗрибәгә ия булу, түземлелек, салкын канлылык таләп ителә. Бүгенге көндә район электр челтәрләрен җитәкләүче Кәрим Сәлимгәрәев әлеге сыйфатларның барысына да ия. Кәрим Сәетгәрәевич җитәкләгән коллектив инде ничә еллар районны югары сыйфатлы электр энергиясе белән өзлексез тәэмин итә. “Челтәрләр компаниясе”нең Әлмәт филиалында Мөслим РЭСы башка коллективларга үрнәк булып тора. 
Мөнәвир Шакиров, ветеран энергетик. 
Тат. Шуран.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев