Реклама
Яңалыклар
Җилдән җитез Гөлфия
Гөлфия Нуриева – Ирекле авылы кызы. Вәрәшбаш авылыннан ике чакрым ераклыкта гына урнашкан кечкенә авылда, биш балалы гаиләдә дөньяга аваз сала ул. Кечкенәдән җырлап-биеп, җор телле булуы белән әти-әнисен, күрше-күләнне шаккатырып үскән кызның сәнгатькә тартылуы юкка түгел. Әтисе Мирсадертдин үрнәгендә бала-чактан ук авыл сәхнәсендә биеп- җырлап үсә кыз.
– Миңа 8 яшь тулган елны Ирекле авылы бетте һәм без Катмышка күчендек. Шуннан бирле минем бер генә бәйрәмне дә калдырганым юк. Туган-тумача мине: “Бу бала, һичшиксез, артист булачак!” – дип уйласа да, сәнгать кешесенең шәхси тормышы барып чыкмый дип, башка юл сайладым, – ди Гөлфия апа.
Озак еллар район хастаханәсенең балалар бүлегендә техник хезмәткәр булып эшли райондашыбыз. Шулай да сәнгать дөньясы белән кызыксынып яши, актив яшәү рәвеше алып бара.
– Гөлфия апагыз быелгы авыл сабантуйларында да сынатмады. Елгабаш Сабантуеннан зур бүләкләр белән кайтты. Сабантуйга киткәндә: “Җиңүләр гел сиңа гына булмас”, – дип калган идем, минем сүзләремә ачу итеп, бөтен уеннарда катнашкан бугай. Көянтә-чиләк белән йөгерә- йөгерә су да ташыган, кашыкка йомырка салып та йөгергән, капчык киеп тә узышкан, чүлмәк тә ваткан! Бүләккә кофеваклагыч, бик күп матур савыт-саба алып кайткан. Бүләктән бигрәк, ярышларда шулай катнаша алуына сөенәм. 62 яшьтә булса да, күңеле 18дә аның, – ди тормыш иптәше Фазаил абый.
Гөлфия апа – Арча районының Шушмабаш авылы Сабантуена кадәр барган кеше. Анда аркан тартуда беренчелекне алган. Мөслимдә хатын-кызлар көрәшен дә ярата Гөлфия апа.
– Тойгелде Сабантуе да бик матур узды быел. “Кем озак бии?” дигәннәр иде, азакка кадәр бертуктамый ике сәгать биюче мин булдым. Бик матур тастымал бирделәр үземә. Икенче көнне Ташлыяр Сабантуена бардым. Яшь кызлар белән йөгерергә чыктым һәм өченче булып килдем. Яшьләр белән ярышырлык көчем булгач, өченче урынга да бик риза! Районда узачак федераль Сабантуйга барырга куркыта әле. Кеше күп булгач, оныклар белән өйдә утырырга булдым. Шулай да атлар чабышына чыгып керермен, дип уйлап торам. Атлар чабышын минем кебек яраткан кеше бармы икән тагын?! Атлар чапканда йөрәк дөп-дөп тибә. Үзем – трибунада, күңел җайдак иярләгән ат белән бергә чаба. Их, яратам ат чабышын! Гомумән, Сабантуйны, бөтен уеннары, концерт-тамашалары белән бергә яратам! Сабантуй бит ул карап утыру өчен генә түгел, анда катнашырга, үз өлешеңне кертергә кирәк! Менә шунысы иң зур бәхет аның! – ди Гөлфия апа.
Гөлфия апаның кызлары Гөлфинә белән Айгөл һәм оныклары да сабантуйларны көтеп ала. Әниләре, әбиләре белән кечкенәдән сабантуйларда катнашып, уеннарда җиңү яулаган кызлар быел да бәйрәмнәрнең үзәгендә булган.
– 13 яшьлек оныгым Әлфинә, Елгабаш, Тойгелде авылларында узган сабантуйларда, капчык сугышында катнашып, беренче урынны алды. 11 яшьлек оныгым Зилинә Метрәй, Ташлыяр сабантуйларында йөгерүгә чыкты. 17 яшьлек оныгыбыз Ләйсән, Елгабаш Сабантуенда йөгереп, термопот отты. Кызыбыз Айгөл быел да ярышларда беренче урынны башкаларга бирмәде. Елгабашта – капчык киеп йөгерүдә, Тойгелде Сабантуенда капчык сугышында җиңүче булды. Айгөлемнең кызы – 14 яшьлек оныгым Ләйлә, йөгереп, беренче урынны алды, 23 яшьлек Алинә оныгым көянтә- чиләк белән су ташуда катнашты,– ди, балалары һәм оныклары белән горурланып, Фазаил абый.
Милли бәйрәмебезне көтеп алган Гөлфия апа балаларында һәм оныкларында да әлеге бәйрәмгә карата мәхәббәт тәрбияли алган. Афәрин, Гөлфия апа!
Лилия Шәймиева.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев