Икенче кабат исрек халәттә руль артына утыру шактый кыйммәтле шөгыль икән
Машиналар белән беррәттән юлларда аварияләр саны да арта. Юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга карата җәзалар ничек катгыйланмасын, руль артында утыручыларны һаман тәртипкә өйрәтеп булмый. Иң мөһиме, кайбер машина йөртүчеләрнең ялгыш гамәле төзәтеп булмаслык хаталар ясый.
Юлларда булган күңелсез хәлләр санын, үлем очракларын киметү максатыннан Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрлыгы 2015 елның 1 июленнән яңа үзгәрешләр кабул итте. Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 264 матдәсе 1 бүлеге нигезендә исрек хәлдә руль артына утырган кешеләргә карата җәзалар катгыйланды. Икенче тапкыр исрек хәлдә руль артырган тоткарланган машина йөртүчене хәзер ике елга кадәр төрмәгә утыртырга да мөмкиннәр. Бу үзгәреш икенче кабат тоткарланып, медицина тикшерүен узудан баш тарткан шоферларга да кагыла.
1 июльдән исрек машина йөртүче гаебе белән булган юл-транспорт һәлакате өчен дә җәзалар үзгәрде. Кеше үлү очрагы белән теркәлгән авария өчен исрек машина йөртүче ике елдан җиде елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин. Бу шулай ук РФ ҖК 264 матдәсе пунктларында телгә алынган.
Исрек машина йөртүчеләргә карата җәзаларның елдан ел катгыйлануы юкка түгел. Узган елдны мәсәлән республикада 455 авария алкоголь эчемлек кулланган шоферлар катнашында булган. Нәтиҗәдә, 73 кеше якты дөнья белән хушлашкан, 686 кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган. Агымдагы елның ике аенда гына исрек шоферлар тарафыннан 27 юл- транспорт һәлакәте ясалган. Бу аварияләр нәтиҗәсендә 6 кеше үлгән.
1 июльдән юл йөрү кагыйдәләре җәяүлеләрне дә караңгы территорияләрдә машина йөртүчегә күренерлек булырга мәҗбүр итә. Киемендә махсус яктырткычлары булмаган җәяүле яңа кагыйдәләр буенча җаваплылыка тартылырга мөмкин.
2015 елның 5 аенда республика буенча җәяүле катнашында 610 авария теркәлгән. 203 юл-траспорт һәлакәте кичке алты белән иртәнге 8 сәгать арасында, ягъни караңгы вакытта теркәлгән. Инспекторлар кабул ителгән яңа кагыйдә машина йөртүчеләрне генә, җәяүлеләрне дә үз иминлегенә карата игътибарлы булырга өндәр, дип ышана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев