Реклама
Яңалыклар
Икенче этабы старт ала
Мәк үстерүчеләргә карата махсус күрсәтмә төзелә, үсентеләрне юкка чыгару өчен вакыт билгеләнә.
6 августта “Мәк-2021” операциясенең икенче этабы старт ала. Ул 15 августка кадәр дәвам итәчәк. Чараның максаты – составында наркотик матдәләр булган үсемлекләр үскән урыннарны ачыклау. “Шәхси хуҗалыкларда мәк яки киндер үсеп чыккан очракта, кичекмәстән үсентене юкка чыгарырга кирәк. Мәк үстерүчеләргә карата махсус күрсәтмә төзелә, үсентеләрне юкка чыгару өчен вакыт билгеләнә. Шул вакыт эчендә үсемлек юкка чыгарылмаса, хуҗа кеше административ җаваплылыкка тартыла. Урман, кыр яки басуда наркотик матдәләре булган үсемлекләр күпләп үскән урыннарны күрсәгез, район эчке эшләр бүлегенә хәбәр итегез”, – ди район эчке эшләр бүлегенең уголовный розыск бүлеге җитәкчесе Булат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев