Реклама
Яңалыклар
Икеләтә бәйрәм
Барлык буын чик сакчыларына багышланган обелиск узенең лаеклы урынын тапты.
Мөслимебезнең сугышчан һәм дан мемориаль комплексында тагын бер истәлекле монумент барлыкка килде. Барлык буын чик сакчыларына багышланган обелиск узенең лаеклы урынын тапты.
Чик сагында хезмәт иткән батыр егетләребезне районыбыз башлыгы Рамил Муллин тәбрикләп изге теләкләрен җиткерде.
Әлеге чара Мөслимебез һәм күрше районнан килгән чик сакчыларын берләштерде. Бәйрәм котлаулар - бүләкләүләр, җыр- биюләр, “Миләшкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни солдатларның чыгышлары белән үрелеп барды.
Монумент чик сагында хезмәт иткән ир-егетләребезнең бердәмлеге, тырышлыгы белән төзелде. Ниятләп әлеге зур эшне үз көчләре белән башкарып чыгулары аларга карата тагы да соклану хисләре уята.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев