Ике балалы гаиләләр 1,5 елга ипотека каникуллары рәсмиләштерә алачак
Үзгәрешләр «Куллану кредиты турында»гы законга кертелде, дип хәбәр итә ТАСС
Документ Россия Президенты кушуы буенча әзерләнгән һәм балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән. Закон нигезендә, ипотека түләүчеләр банкка ипотека түләүләрен туктатып тору яки түләүләрнең күләмен киметү таләбе белән мөрәҗәгать итә алачак.
Икенче һәм аннан соңгы бала туган яки уллыкка алынган гаиләләр өчен ташламалы чорның максималь дәвамлылыгы 18 айга кадәр тәшкил итәчәк, әмма балага яшь ярым тулганчы гына. Әлеге мөмкинлектән ипотека килешүе чорында бер тапкыр файдаланырга мөмкин булачак.
Закон 2026 елның 1 сентябреннән үз көченә керәчәк. Ул бу көнгә кадәр рәсмиләштерелгән ипотека килешүләренә дә кагылачак.
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев