Реклама
Яңалыклар
"Игътибар: балалар!" операциясе бара
Мөслимнең «Ләйсән» һәм «Миләшкәй» балалар бакчалары янындагы парковкада «Бала – төп пассажир!» исеме астында акция үткәрелде.
Районда балаларнын юлларда иминлеген тәэмин иту буенча «Игътибар – балалар!» профилактик чарасы бара. ЮХИДИ тарафыннан профилактик рейдлар үткәрү бу юнәлештә эшләүнен бер төре. Мөслимнең «Ләйсән» һәм «Миләшкәй» балалар бакчалары янындагы парковкада «Бала – төп пассажир!» исеме астында акция үткәрелде. Балаларны бакчага транспорт чарасына утыртып алып килүче әти-әниләр белән балаларны машинада йөрткәндә махсус креслолар һәм куркынычсызлык каешларын куллану турында әңгәмәләр үткәрелде. Пассажир-балаларга уку кирәк-яраклары салынган яктырткыч капчыклар таратылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев