Игорь Бикеев: "Сайлаулар – гражданлык җәмгыяте үсеше күрсәткече"
ТР Президенты вазифасын биләячәк кешенең халык тарафыннан сайлануы, кандидатка җаваплылык өсти, ди ТРның "Гражданское общество" оешмасы башлыгы.
Сайлаулар - гражданлык җәмгыяте үсеше күрсәткече. Сайлаучыларның активлыгы бу җәмгыятьнең өлгергәнлек дәрәҗәсен билгели. Татарстанда күпчелек сайлаучыларның тавыш бирүдә катнашуы - кешеләрнең активлыгы, Россиядә, төбәктә һәм муниципалитетларда барган вакыйгаларга игътибары югары икәнлеген дәлилли торган күрсәткеч.
Бу хакта бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмат үзәгендә оештырылган брифингта Казан Икътисад, идарә һәм хокук институтының беренче проректоры, ТРның "Гражданское общество" төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Игорь Бикеев бәян итте. Аның сүзләренчә, сайлау процессларында катнашу кешеләрне республикада гамәлгә ашырыла торган проектларда катнашуга да җәлеп итә. Җитәкчеләр һәм депутлар өчен исә сайлаулар - халыкның ышанычына тест узуга тиң, ягъни аларның эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү.
Игорь Бикеев билгеләп үткәнчә, быел муниципаль берәмлекләр вәкиллекле органнарына сайлауларның ТР Президенты сайлаулары көне белән туры килүе бик яхшы, чөнки бу процессларга халыкның игътибар дәрәҗәсе бер үк түгел.
"ТР Президенты вазифасын биләячәк кешенең халык тарафыннан сайлануы кандидатка җаваплылык өсти, чөнки сайлауларда җиңүче үз гамәлләре өчен Татарстан Республикасының тавыш биргән барлык гражданнары алдында җавап тотарга тиеш булачак", - дип ассызыклады чыгыш ясаучы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев