Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Игеннәр тәрбия сорый

Бу көннәрдә район хуҗалыкларында чәчүлекләрне чүп үләннәренә һәм корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртү бара.

Май башыннан бирле көннәрнең коры һәм һава температурасының артык эссе торуы аграрийлар­ны хафага салды. Мондый шартларда игеннәр тигез тишелеш бирерме, уҗым культуралары тиешенчә баш калкытырмы?

Игенчелектә ноу-тилл технологиясен куллану­чы Август-Мөслим агро­фирмасы җитәкчелеген һәм белгечләрен әлеге сорау­лар артык борчымый ке­бек. Ни дисәң дә, заманча технологияләр чәчү алдын­нан туфракны эшкәртү таләп итми. Язын орлыклар үсемлек калдыклары белән капланган мүлчә астына күмдерелә. Ми­кроорганизмнар эшчәнлеге нәтиҗәсендә җир өслегендә барлыкка килгән орга­ник масса, туфрак структу­расын яхшыртып, җирнең уңдырышлылыгын артты­рып кына калмый, иң мөһиме дымны да яхшы саклый.

Агрофирмада быел чәчү кампаниясен 19 апрельдә башлаганнар, өч атна дигәндә 32 мең 360 гектарда са­бан культураларын чәчүне төгәлләгәннәр дә. Агрофир­мада нигездә арпа, бодай, борчак, рапс һәм көнбагыш үстерәләр. Рапс һәм көнбагыш кебек маржиналь культура­лар чәчүлек мәйданнарының яртысыннан күбрәген алып тора.

Быел да Россиядә һәм чит илләрдә житештерелгән элиталы һәм югары репро­дукцияле орлыклар гына чәчтек. Аллага шөкер, сабан культуралары тигез тишел­де. Чәчүлекләрнең бүгенге торышы яхшы. 6-7 сантиметр тирәнлектә дым запасы са­клана. Уҗымнар торышы да әйбәт, ди агрофирманың баш агрономы Радик Закиров.

Агрофирмада иген уңышы астына балансланган ми­нераль ашламаны күпләп кертүгә һәм микроэлемент­лар, пестицидларның тулы пакетын куллануга өстенлек бирелүен дә әйтергә кирәк. Бу көннәрдә агрофирмада төп игътибар чәчүлекләрне тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Көзге бодай басуларында игеннәрне тукландыру бара. КАС-32 карбамид-аммиак катнашмасы белән тамырдан тукландыралар. Белгечләр фикеренчә, азотлы сыек аш­лама уңышның күләмен арт­тыру белән бергә икмәкнең сыйфатын һәм тәмен дә ях­шырта икән.

Бер үк вакытта уҗым к ул ьт у ра ларын кор т ­кыч бөҗәкләргә һәм чүп үләннәренә каршы гер­бицид һәм пестицидлар белән эшкәртү бара. Бу эшкә үзйөрешле алты Джакто агрегаты тартылган. Техно­логик таләпләр буенча бу аг­рочара, кичке сәгать 8дә баш­ланып, иртәнге 5ләргә кадәр дәвам итә, ди агрофирманың агрохимигы Рунар Андреев.

Бу җаваплы эшкә махсус курслар үткән һәм дүрт еллык тәҗрибәләре булган механи­заторлар тартылган. Айзат Әскәров, Динар Габдрахманов, Марсель Шәрифуллин, Си­рин Могълиев, Евгений Жда­нов, Әлфир Садриев, КамАЗ шоферлары Данил Рәхимов, Сергей Родионов һәм Ман­сур Саматов, эремә ясаучы­лар Фарсил Закиров, Дана­рис Харисов, Данур Нәбиев, Илнур Хәкимов Илсур Са­диров химик препаратлар белән эшләү таләпләрен төгәл үтәүләре белән аерылып тора, ди белгечләр.

Үсемлекләрне туклан­дыру һәм саклау чарала­ры, махсус эремә узелла­рында әзерләнеп, басуларга сыек хәлдә илтелергә тиеш. Шушы көннәрдә генә Тойгел­де авылы янында стационар эремә узелы төзелеп файда­лануга тапшырылган. Әлегә анда микроэлементлардан эремә әзерләнә. Ай ахырын­да стационар эремә узелла­рын төзү өчен белгечләр килүе көтелә. Зур сыешлык һәм мах­сус җиһазларны үз эченә ал­ган әлеге комплекслар сафка басканнан соң, ашлама һәм үсемлекләрне саклау чарала­рыннан күп күләмдә эремә әзерләү мөмкинлеге туачак. Бу исә чәчүлекләрдә эшнең нәтиҗәлелеген дә арттырачак.

Әлфинур Ногманова.

"Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев