Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Игеннәр игътибар сорый

Мөслимдә уңышны формалаштыру, игеннәрне тәрбияләү мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе үтте.

 Семинар “Август-Мөслим” агрофирма­сы басуында узды. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәргән киңәшмәгә 18 районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчеләре, ТР буенча “Россельхоз­центр” филиалы белгечләре, орлык сыйфатын бәяләү үзәге, “Татарстанның элиталы орлыклары” ассоциация­се, иминият компанияләре вәкилләре, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, агрономнар җыелды.

Семинарда катнашучыларны район башлыгы Альберт Хуҗин сәламләде.

– Игенчеләрнең гасырлар буена җыелып килгән тәҗрибәсе зур булса да, бернәрсә дә үз урынында гына тормый. Авыл хуҗалыгында яңалыклар һәрвакыт булып тора. Игенчеләр җир эшкәртү, икмәк үстерүнең яңа технологияләрен үзләштерәләр. Мөслим районының да ур­таклашыр тәҗрибәсе бар, – диде ул.

Чәчү кампаниясенең быел соңарып тәмамлануыннан чыгып, урып-җыюның да соңрак башланачагын фаразларга була. Апрель-май айлары суык һәм бик яңгырлы килде. Бу, үз чиратында,чүп үләннәре һәм корткычларның күпләп үрчүенә, авырулар таралуга уңайлы шартлар тудырды.

Киңәшмәнең “Август-Мөслим” басу­ында узуы юкка түгел. Мөслим, Минзәлә, Азнакай районнарында эшләүче “Август-Мөслим” агрофирмасы 54 мең гектар мәйданда икмәк үстерә. Шуның 39 меңен быел чәчелгән җирләр тәшкил итә. Агро­фирма җир эшкәртүнең заманча ысулы – ноу-тилл технологиясе нигезендә эшли. Әлеге технология чәчүне мүлчәләнгән җирдә башкаруга корылган. Игеннәрне тәрбияләүдә “Август” компаниясенең үз препаратлары кулланыла.

– Бу линиядә иген культураларында очраучы барлык корткычларга, авырулар­га каршы көрәш чаралары тупланган. Һәр елны яңа препаратлар уйлап табыла. Шуңа күрә вакытында эшкәртелгән басуларга корткычлар, авырулар зыян салмый, – ди “Август-Мөслим” компаниясенең генераль директоры Азат Нәҗметдинов.

Бүген үсемлекчелек тармагы әче туф­ракны известьлау, күпьеллык үлән культу­раларын яңарту, биологик технологияләр кулланып иген үстерү, тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә бер гектар мәйданга 70 килограммнан да ким булмаган күләмдә ашлама куллану, хуҗалыкларны сыек аш­ламалар белән тәэмин итү максатын алга куеп эшли. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тарма­гын үстерү бүлеге җитәкчесе Ирек Садый­ков орлык әзерләү хәстәренә бүгеннән үк керешергә чакырды. Моңа кадәр басу-кыр­ларда кулланылучы инсектицидларның – 33, фунгицидларның 22 проценты чит илләрдән кертелгән. Кукуруз орлыгының 20 проценты Германия һәм Франциядән алынган, шикәр чөгендере орлыгы ту­лысынча чит илдән кайтартылган. Әлеге шартларны истә тотып, авыл хуҗалыгы җитәкчеләренә перспективага эшләргә тәкъдим ителде.

1 июльдән авыл хуҗалыгы продукци­ясе җитештерүчеләр үз эшләрендә “Зер­но” дип аталучы федераль мәгълүмат си­стемасыннан файдаланачак. Ул ашлык җитештерү, ташу, сату, саклау, эшкәртү һәм аны утильләштерү белән бәйле мәгълүматны җыю, эшкәртү, саклау һәм анализлау процессларын автоматлаш­тыру өчен уйлап табылган. Әлеге систе­ма җитештерүчеләргә – Россиянең ашлык базарында нәтиҗәле эшләргә, ә дәүләткә илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү өчен төбәкләр керткән хезмәтне күзәтеп торырга мөмкинлек бирәчәк.

“Россельхозцентр” филиалы җитәкчесе Виталий Новичков якын киләчәктә күпьеллык үләннәр, язгы һәм көзге куль­туралар белән үткәрелергә тиешле агро­техник чаралар турында сөйләде. Терлек азыгы өчен үстерелүче һәр культураны комплекслы тукландыру, саклау буенча киңәшләрен җиткерде. Чүп үләннәреннән солычыкка, эт эчәгесенә, гөблә, трипс, кәбестә күбәләге, рапс яратучы корткыч­ларга каршы көрәшкә бүгеннән үк әзер булу сорала.

Киңәшмәдә шулай ук туфрак уңдырышлылыгын күтәрүдә химик мелиорациянең һәм органик матдәләрнең роле турында мәгълүмат бирелде. “Татагро­хим” җәмгыяте генераль директоры Наил Гобәйдуллин туфракны известьлау пробле­маларына тукталды.

Гумус һәм туфракның әчелеге уңыш тәэмин итүнең төп факторы буларак кара­лырга тиеш. Белгечләр биргән мәгълүматка караганда, соңгы 30 ел эчендә Россиядә гу­муслашу дәрәҗәсе нормага туры килгән чәчүлек җирләре 4,5 процентка кимегән.

– Соңгы биш елда тикшерелгән бар­лык хуҗалыкларның 22 процентын­да туфракның уңдырышлылыгы кимү күзәтелә, – диде “Альметьевский” агрохи­мик хезмәт үзәге директоры Мөгътәсим Ма­метов. – Без җылылык һәм дым күләменә тәэсир итә алмыйбыз, ә туфракның уңдырышлылыгы һәм үсемлекләрне дөрес тукландыру бездән тора. Иген уңышының 52 процентын тәэмин итү шуларга бәйле.

“Казанагрохимсервис” ҖЧҖ, “Ма­стеркас” компаниясе җитәкчеләре үсемлекләрне вегетация чорында мине­раль тукландырудагы инновацияләр белән таныштырдылар, иминият компанияләре вәкилләре уңышны иминиятләштерүдәге яңалыкларны җиткерделәр, “Август” ком­паниясе технологлары үз продукциясен күргәзмәдә тәкъдим итте.

Гөлназ Җәлилова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама