Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игенчелектә яңа технологияләр кулланыла

"Россия авыл хуҗалыгы үзәге" филиалының Мөслим районы бүлеге белгечләре (сулдан уңга) Сәгыйдә Галиева, Сания Мәүлиева, Айзирәк Гатиятуллина һәм Фәйрүзә Исхакова язгы чәчү алдыннан орлыкларны тишелеш, дымлылык, чисталык һәм башка параметрлар буенча тикшерәләр. Бер үк вакытта чәчүлек материалның гөмбә авырулары белән ни дәрәҗәдә зарарланган булуы да ачыклана. Зарарлану артык зур булмаганда орлыкларны биологик препаратлар белән эшкәртергә киңәш ителә.

Сер түгел: белгечләр бүген авыл хуҗалыгы җирләренең уңдырышлылыгы кими баруын танырга мәҗбүр. Шул нисбәттән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы галимнәр белән берлектә игенчелектә яңа система булдырды. Ул җирләрне биологияләштерү программасы. Программаның максаты - туфракка мөмкин кадәр күбрәк күләмдә органик матдәләр һәм биологик препаратлар кертү. Бу яктан "Бионоватик" компаниясе эшчәнлеге аерым игътибарга лаек.

- Бүген кешегә экологик яктан чиста булган туклану продуктлары тәкъдим ителергә тиеш. "Бионоватик" компаниясе нәкъ менә авыл хуҗалыгы тармагын экологияләштерү максатын күздә тота. Компаниянең фәнни үзәге биологик препаратлар эшләп чыгару, теркәү һәм аларны җитештереп, кулланышка кертү белән шөгыльләнә. Безнең бурыч - республикада мөмкин кадәр күбрәк җирләрне биологияләштерү, - ди "Бионоватик" компаниясенең фән департаменты директоры Филүс Агиев.

Белгечләр фикеренчә, компания тәкъдим иткән биологик препаратлар һәм технологияләр уңышны 10-30 процентка артыграк алуны гарантияли. Бер үк вакытта җитештергән авыл хуҗалыгы продуктларының сыйфаты да яхшыра. Компания узган ел биологияләштерү системасын, республикада беренчеләрдән булып, безнең районда башлап җибәрде. Районның эре авыл хуҗалыгы формированиеләре "Бионоватик" компаниясе продуктларын үз басуларында сынады. Алар ярдәме белән "Туман-2" һәм "ПС-18" агрегатлары сатып алынуын да әйтергә кирәк. Басуларда үткәрелгән тәҗрибә процессында компания вәкилләре белән бергә Казан аграр университеты белгечләре һәм студентлары да катнашты. Тәҗрибә-тикшеренү эшләренең уңай нәтиҗәләре дә бар.

- 2016 елның көзендә 500 гектарда уҗым басуларын биологик препаратлар белән эшкәртеп калган идек. Узган язда 33 мең гектарда сабан культуралары басуларында кулландык. Нәтиҗәләр куанырлык: әлеге басуларда уңыш та югары иде, ашлыкның сыйфаты да яхшы булды. Район бөртекле культураларның гектар биреме буенча республика рейтингында урталыкка күтәрелә алды, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Хуҗин.

Бу урында бер мисал китерү дә кирәктер. "Урожай" агрофирмасының "Авангард" хуҗалыгы басулары гомер-гомергә туфрак бонитетының түбән булуы белән аерылып торды. Биологик препаратлар куллану бәрабәренә узган ел аерым басулардан 31әр центнер уңыш алынган. "Бионоватик" компаниясе, Казан аграр университеты вәкилләре катнашында үткән семинар-киңәшмәдә Мөслим һәм күрше-тирә районнардан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Чарада "Бионоватик" компаниясе продуктлары тәкьдим ителде. Район хуҗалыклары белгечләре, үз тәҗрибәләреннән чыгып, үсемлекләрне саклауда биологик препаратлар куллануның нәтиҗәлелеге турында сөйләде. "Туган як" агрофирмасының баш агрономы Иршат Әхмәтов игенчелек тармагындагы яңа системага саклык белән генә алынулары хакында сөйли:

- Бөртеклеләрнең 66 процентын биологик препаратлар белән эшкәрттек. Чәчү алдыннан орлыклар инкрустацияләнде. Аннары игеннәрне үсеш стимуляторлары белән тукландырдык. Әлеге басуларда тамыр системасының яхшы үсүе күренде. Бу исә мул уңышка беренче адым дигән сүз. Биологик препаратлар белән эшләгәндә дә төгәллек һәм технологияне саклау кирәк. Биологияләштерү программасының нәтиҗәлелегенә үз тәҗрибәбездә ышандык, яңалыкны тагын да киңрәк масштабта кулланырга ниятлибез.

- Безнең максат химик препаратларны кысырыклап чыгару түгел. Бурыч - туфракны файдалы микрофауна белән баету. Бу бер-ике еллык кына эш түгел. Нәтиҗә дә тиз генә күренмәскә мөмкин. Ләкин шунысы анык - тәҗрибә участокларында ел дәвамында 7 млн сум финанс чыгым тотылды. Ә табыш алу икеләтә күбрәк булды, - ди Казан аграр университеты доценты Рөстәм Низамов.

Органик игенчелек турында яңа закон үз көченә кергән бүгенге көндә авыл хуҗалыгында экологик яктан чиста һәм үзкыйммәте түбән булган продуктлар җитештерү үзмаксат булырга тиеш, дип ассызыкланды киңәшмәдә.

Әлфинур Ногманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев