Җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты Казанда узачак
Ярышлар 2018 елның 19-22 июль көннәренә билгеләнгән, дип хәбәр итә Татар-информ. Җиңел атлетика буенча 2018 елгы Россия чемпионаты Казанда узачак. Бу хакта Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе башкарма директоры Александр Паркин җиткергән. "Федерациянең президиум утырышында 2018 елга календарь расланды. Төп старт - Россия чемпионаты 19-22 июльдә Казанда узачак", - дигән Александр...
Ярышлар 2018 елның 19-22 июль көннәренә билгеләнгән, дип хәбәр итә Татар-информ.
Җиңел атлетика буенча 2018 елгы Россия чемпионаты Казанда узачак. Бу хакта Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе башкарма директоры Александр Паркин җиткергән.
"Федерациянең президиум утырышында 2018 елга календарь расланды. Төп старт - Россия чемпионаты 19-22 июльдә Казанда узачак", - дигән Александр Паркин " Р-Спорт"ка.
Сүз уңаеннан, Казанның Россия чемпионатын ике тапкыр - 2008 һәм 2014 елларда кабул итеп алганы бар иде инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев