Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Язмышмы, әллә ялгышмы?..

Яшь хатынның ниләр кичергәнен кем генә аңлар микән?!

Ниләр генә кичерми адәм баласы?! Нинди генә сынаулар аша үтми!.. Тырыша-тырмаша үз дигәненә ирешүчеләр дә, язмыш борылышларында югалып, адашып калучылар да бар. Хаталарын танымыйча, кылган гамәлләре белән үз тормышын гына түгел, башкалар язмышын да бозучылар да юк түгел. “Кемгә сөйлим серләремне...” рубрикасында гыйбрәтле язмышлар турында язарбыз. Сез дә күңел түрендә йөрткән серләрегез белән бүлешә аласыз.

Гөлгенә белән Илгиз авыл клубында таныштылар. Илгиз институтта бергә укыган дусты янына килгән иде. Гөлгенәнең ахирәте Разия белән очрашып, клуб алдында сөйләшеп торган вакыты. Шул мизгелдә Илгиз кызларны күреп, аларга сәлам бирде дә, күптәнге танышларын очраткан кебек, яннарына килеп тә басты.

Шул көнне Илгиз Гөлгенәне беренче тапкыр озата кайтты. Алар дусларча аралаштылар. Илгиз икенче көнне Гөлгенәне өенә барып каршы алды. Шулай итеп ике яшь йөрәк арасында мәхәббәт уты кабынды. Баштарак мотоциклда килеп йөргән егет бераздан җиңел машинада йөри башлады. Гөлгенә үзен күкнең җиденче катында итеп хис итте: укытучы булып эшләүче асыл егет акыллы итеп сөйләшә, эчми-тартмый. Бәхетле булыр өчен тагын нәрсә кирәк?! Бер ел очрашып йөргәч, уртак гаилә тормышын алып бару хакында килеште яшьләр.

Кызыл туйларына әзерләнеп йөргән көннәрнең берсендә Гөлгенәгә таныш булмаган хатын мөрәҗәгать итте.

– Балакаем, мин синең кем баласы икәнеңне дә, кемгә кияүгә чыгарга йөргәнеңне дә беләм. Син ул егеткә кияүгә чыгып бик ялгышасың. Бәхетең булмас, кызым. Аның әти-әнисе дә, үзе дә бик усал. Юньсез кешеләр алар. Уйла әле син, уйла, – диде ул аңа.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 22 ноябрь саныннан укыгыз.

Диләрә. Мөслим авылы

Фото – Татар-информ архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев