Яшьлеккә дәшә кыңгырау чыңнары...
«Җиз кыңгырау моңнары” фестивале Мөслим брендына әверелде
Милли гореф-гадәтләребезне саклауга юнәлтелгән “Җиз кыңгырау моңнары” фестивале ярминкә белән башланды. Авыл хуҗалыгы продукциясен сайлау мөмкинлеге зур иде. Узган ярминкәләрдән аермалы буларак, сатуда үрдәк-каз ите күп иде. Казылык, акмай сатучылар да байтак булды. Умартачы Мирһаҗиян Шәйхетдинов бал тәкъдим итте, ярминкәдә райондашыбызга көндәшләр булмады.
– Кош-корт, терлек асраучылар күп түгел хәзер. Ярминкәләрдә ит запасы булдырабыз. Казның тозлысын да, какланганын да алдык. Хәзер вакуумлы савытларга салып та саталар икән казларны. Эш көннәрендәге бәяләр белән чагыштырганда, бәйрәмнәрдә продукция халыкка чагыштырмача арзан бәядән тәкъдим ителә, – ди Яр Чаллыдан кайткан райондашыбыз Зәрия Хәсәнова.
Чит шәһәр һәм районнардан килгән сәүдәгәрләр кием-салым, шашлык, чикләвек, җиләк-җимеш белән сату итте. Ит белән сәүдә итүчеләр яныннан халык өзелмәде. Яңа ел алды булгач, һәркем табынга куярлык кирәк-ярак алырга тырышты.
Халкыбызның традицияләре сакланучы бәйрәмгә күрше-тирә районнардан, хәтта Башкортостан Республикасыннан да кунаклар кайткан иде. Халык җырлап-биеп күңел ачты.
Менә чараның көтеп алган, дулкынландыргыч мизгелләре җитте. Җырчы Рөстәм Закиров башкаруында “Җиз кыңгырау моңнары” җыры агыла. Апа-абыйлар яшьлек елларын искә төшерә, күзгә яшьләр тыгыла.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 10 гыйнвар саныннан укыгыз.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев