Яшьлек җитезлек ярата
Россиядә июнь аеның соңгы шимбәсендә Яшьләр көне билгеләп үтелә
Мөслим яшьләре бу көнне велойөрешкә чыкты. “Сәламәтлек бишьеллыгы” муниципаль проекты кысаларында үткән чара бик күп мөслимлеләрне үзенә җыйды.
Бәйрәмнең тарихы 1958 елдан башлана. Ул күңел ачуны гына түгел, ә идеологик максатны да күздә тота. Бу көнне бөтен союзда активистларның җыелышлары, слетлары һәм съездлары уза, фабрика-заводларда яшьләр бригадалары арасында ярышлар, спорт фестивальләре һәм бәйгеләр оештырылган.
Велойөрештә катнашучылар “Мөслим йөрәге” скверына җыелды. Дәртле көйләр, матур һава торышы бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Йөзләрендә шатлык нурлары уйнаучы мөслимлеләр хезмәттәшләре, дуслары белән күңелле әңгәмә корды, ял итте.
– Без коллективыбыз белән мондый чараларда бик теләп катнашабыз, – ди район хастаханәсенең баш шәфкать туташы Рәзилә Хәбибуллина. – Бүгенге велойөрештә коллективыбызда хезмәт куючы яшьләр күп катнаша. Гаиләләре белән килүче хезмәттәшләребез дә бар. Яшьләр һәрвакыт шулай үрнәк һәм уңган булсыннар!
Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 5 июль санында укыгыз.
Фәридә Гайнетиднова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев