Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ярминкә гөрләде (фоторепортаж)

Татарстан Республикасы көне уңаеннан Мөслимдә төрледән-төрле чаралар оештырылды.

Мөслимнең үзәк урамында беренче көзге ярминкә бара.

Җирлегебез халкына тәкъдим ителгән авыл хуҗалыгы продукциясе, гадәттәгечә, бик мулдан.

Ярминкәгә көне дә кояшлы, җылы булды.

Сатудагы продукциягә тел-теш тидерерлек түгел. Халык ихтыяҗын тулысынча канәгатьләнерлек азык-төлек тә, кием-салым, көнкүреш товарлары да бар.

Үзебезнең Мөслим сатучылары белән Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән, Сарман, Җәлилдән дә килгәннәр.

Ярминкәгә килүчеләрне авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзешчәннәр, фольклор коллективлары сәламләде.

Шунысы сөенечле: халык өчен продукция кулай бәядән тәкъдим ителә. Ит, балык, бал-май сатылган сәүдә нокталарыннан халык өзелеп тормый.

 Администрациянең матбугат хезмәте, Лилия Шәймиева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев