Яңа һөнәрләр һәм 350 меңгә кадәр хезмәт хакы: ясалма фәһем хезмәт базарын ничек үзгәртә
Ясалма фәһем кайсы һөнәрләрне үзгәртә?
Татарстанда ясалма фәһем белән эшләү күнекмәләренә ихтыяҗ IT-тармакта гына түгел инде. Ел башыннан бирле эш бирүчеләр мондый таләп белән 3,4 мең вакансия урнаштырган. Алар арасында копирайтерлар да, дизайнерлар да, сату буенча менеджерлар да бар. Шул ук вакытта белгечләр нейрочелтәрләрнең кешеләрне «кысрыклавын» күзәтми. Ясалма фәһем кайсы һөнәрләрне үзгәртә?
«Иң кирәклесе – идеяләр генерациясе»
Быелның гыйнвар-сентябрь айларында hh.ru платформасында Татарстанда эш эзләүчеләр өчен ясалма фәһем белән эшләү күнекмәләре таләп ителгән яки өстенлек саналган 3,4 мең вакансия урнаштырган. Бу республика платформасындагы вакансияләрнең 2 проценты.
Бүгенгә ясалма фәһем белән эшләүдә иң кирәкле күнекмә – нейрочелтәр ярдәмендә мәгълүмат эзли һәм идеяләр генерацияли белү. Татарстаннан эш эзләүчеләр өчен урнаштырылган вакансияләрнең 60 процентында әлеге күнекмәләр күрсәтелгән, дип сөйләде hh.ru сайтының Идел буендагы директоры Альбина Солтанова.
«Икенче урында – мәгълүматны анализлау (45%), өченче урында – промтлар уйлау һәм аларны камилләштерү (41%). Шулай ук ИИ кулланып визуаль контент ясау (33%), ясалма фәһем нигезләрен аңлау (36%) һәм ясалма фәһем ярдәмендә код язуны автоматлаштыру (23%) да алдынгы урыннарда бара», – дип сөйләде ул.
Татарстанның «Россиядә эш» Кадрлар үзәге матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, әлеге портал аша республика эш бирүчеләре ясалма интеллект белән эшләү күнекмәләрен таләп иткән уртача ике-өч вакансия урнаштыра.
Нет комментариев