Яңа гаскәр формалаша
Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашу, пилотсыз очкычлар гаскәрләрендә хезмәт итү өчен контракт төзү дәвам итә
Үзәк хәрби округта пилотсыз очучы системалар полкы формалашкан. Бүгенге көндә полкны киңәйтү, яңа вазыйфалар кертү эше бара. Гражданнарны әлеге гаскәрләрдә хезмәт итәргә чакыралар. Шул хакта Мөслим районына эш сәфәре белән килгән Казанның беренче разряд контракт нигезендә хәрби хезмәткә сайлап алу пункты башлыгы Андрей Козлов белән сөйләштек.
– Андрей Сергеевич, пилотсыз очкычлар гаскәрләренә гражданнар нинди тәртиптә җыела? Аларга таләпләр нинди?
– Хәрбиләр өчен пилотсыз очкычлар яңалык түгел, бездә моңа кадәр дә пилотсыз очкычлар белән эшләү төркемнәре булды һәм алар белән эшләргә әзерлек тә үткәрелде. Хәзер инде экипажсыз катерлар, төрле җир өсте җайланмалары барлыкка килде һәм яңа гаскәрләр җыю ихтыяҗы туды. Яңа юнәлеш бердәм кораллы көчләр системасында формалашкан. Татарстан Республикасында әлеге гаскәрләрдә хезмәт итү өчен сайлап алуны башладык. Бу пилотсыз системалар белән идарә итү һәм махсус хәрби операция шартларында эшләүче аерым гаскәр булачак. Әлеге гаскәрләрдә хезмәт итү өчен югары таләпләр куела. Телефоннарда, планшетларда, гомумән, яңа гаджетларда яхшы эшли белүче гражданнарны чакырабыз. Заманча гаджетларда эшләү күнекмәләре булган егетләр белән эшләү җиңелрәк булачак.
– Әлеге гаскәрләрдә хезмәт итәргә теләк белдерүче гражданнар белән контракт күпме вакытка төзелә һәм аның шартлары нинди?
– РФ Оборона министрлыгы билгеләгән шартлар нигезендә контракт 1 елга һәм аннан да озаграк вакытка төзелә ала. Бу гражданинның теләгенә бәйле. Шунысын да әйтергә кирәк: контракт бер елга төзелгән икән, вакыт төгәлләнгәннән соң ул автомат рәвештә озайтыла алмый. Шул ук вакытта, контракт кушымтасында күрсәтелгәнчә, хәрби бары тик пилотсыз системалар белән эшләүче бүлекчәләрдә генә хезмәт итә ала, башка гаскәрләргә җибәрелми. Әлеге гаскәрләргә килгән хәрби хезмәткәрләр укытылачак һәм хәрби күнекмәләр узачак. Уку вакыты – 1-2 ай. Укулар пилотсыз очу системаларын җитештерү объектларында яки аларны куллану мәйданнарында узачак. Бүгенге көндә, РФ Оборона министрлыгыннан алынган күрсәтмә нигезендә, без әлеге гаскәрләргә сәламәтлеге һәм яше буенча туры килгән гражданнарны җыябыз. Бу гаскәрләргә 45 яшькә кадәр гражданнар гына алына.
– Андрей Сергеевич бу төр гаскәрләрдә хатын-кызлар да хезмәт итәр аламы?
– Әйе, контракт төзергә теләк белдерүчеләр арасында хатын-кызлар да бар. Бүген РФ Оборона министрлыгы җитәкчелеге пилотсыз очкычлар гаскәрләрендә хезмәт итәргә теләк белдергән хатын-кызлар өчен яңа вазыйфалар булдыру мөмкинлеген карый. Авиация юнәлешендә белгечлеге булган, пилотсыз аппаратлар белән эшли алырдай кызларны сайлаячакбыз.
Фәридә Гайнетдинова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев