Якын тәүлектә республикада +10 градус көтелә
Яңалыклар

Якын тәүлектә республикада +10 градус көтелә

Бу хакта ТР Гидрометерология үзәге хәбәр итә

Пәнҗешәмбе көнне, 6 августта, Татарстанда  явым-төшем көтелми. Төнге һәм  иртәнге сәгатьләрдә  томан булуы ихтимал.

Җил  секундына 4-9 метр тизлектә төньяк-көнбатыштан  көньяк-көнбатышка күчәр дип фаразлана. Көндез ул көчәеп,  секундына  12 метрга җитәчәк дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометерология  үзәгендә.

6 августка төнлә  республикада +10...+15 градуска кадәр (Казанда +13...+15 градуска, түбәнрәк җирләрдә +11...+13 кә кадәр).   Көндез Татарстан буенча  һава торышы +23... +28 градуска кадәр җылыта (башкалада +26...+28 градуска кадәр).

Чыганак: ТНВ

Фото – Тататр-информ 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев