Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Якташыбыз Рәйхан Хантимеровның эшләр күргәзмәсе ачылды

Чара район мәдәният йорты үзешчәннәренең музыкаль чыгышлары белән үрелеп барды

Мөслимнең туган якны өйрәнү музеенда ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы, якташыбыз Рәйхан Хантимеровның эшләр күргәзмәсе ачылды.

Рәссам иҗади тормышындагы беренче адымнары турында сөйләде, эшләре белән таныштырды. Альберт Хуҗин күргәзмә авторының иҗаты белән соклануын белдерде һәм Рәйхан Хантимеровка Рәхмәт хаты тапшырды. ТР Рәссамнар берлеге әгъзалары, Р. Хантимеровның иҗатташ дуслары чараның сәбәпчесенә җылы теләкләрен җиткерделәр, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Рәссамга ихлас теләкләрен һәм горурлану сүзләрен иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов, халык язучысы, драматург Фоат Садриев та белдерделәр.

Чара район мәдәният йорты үзешчәннәренең музыкаль чыгышлары белән үрелеп барды.

Гөлназ Җәлилова фотосы һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев