Якташларыбыз исеменә багышланган милли көрәш буенча районара турнир үтте
Бәйгедә Мөслим, Актаныш, Минзәлә, Әлмәт һәм Азнакай районнарыннан килгән 96 яшь көрәшче үз осталыгын һәм көчен сынады
Ташлыяр авылы мәдәният йортында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган якташларыбыз — Илмир Монасыйпов һәм Айдар Зиннуров истәлегенә багышланган яшүсмерләр арасында татар милли көрәше буенча районара турнир үтте.
Бәйгедә Мөслим, Актаныш, Минзәлә, Әлмәт һәм Азнакай районнарыннан килгән 96 яшь көрәшче үз осталыгын һәм көчен сынады.
Көрәш дөньясы үзенең чын батырларын беркайчан да онытмас. Аларның исеме күңелләрдә мәңге сакланыр, ә батырлыклары яшь буын өчен үрнәк булыр.
Ярыш нәтиҗәләре:
2014 елгы яшүсмерләр арасында:
22 кг
1 урын — Нурислам Исламов (Мөслим)
2 урын — Никита Кузьмин (Минзәлә)
3 урын — Данис Мадьяров (Мөслим)
25 кг
1 урын — Гомәр Маликов (Актаныш)
2 урын — Айдан Петров (Мөслим)
3 урын — Радель Гыйләҗев (Әлмәт)
30 кг
1 урын — Айдан Сәетгалиев (Мөслим)
2 урын — Камил Гафуров (Мөслим)
3 урын — Румил Шаяхметов (Мөслим)
40 кг
1 урын — Умар Рузибаев (Актаныш)
2 урын — Илья Новиков (Минзәлә)
3 урын — Аяз Гатауллин (Әлмәт)
46 кг
1 урын — Сөләйман Белалов (Әлмәт)
2 урын — Айназ Гайфиев (Актаныш)
3 урын — Азамат Садретдинов (Мөслим)
50 кг
1 урын — Рүзәл Хәлиуллин(Мөслим)
2 урын — Артем Костюков (Минзәлә)
60 кг
1 урын — Дамир Гыйниятов (Әлмәт)
2 урын — Ислам Кашапов (Әлмәт)
3 урын — Йосыф Габдрахманов (Әлмәт)
2012–2013 елгы яшүсмерләр арасында:
30 кг
1 урын — Муса Малихов (Актаныш)
2 урын — Әмир Валеев (Мөслим)
3 урын — Тигран Зарипов (Азнакай)
55 кг
1 урын — Әмир Сәләхов (Әлмәт)
2 урын — Реналь Гыйләҗев (Әлмәт)
3 урын — Самат Шәяхмәтов (Мөслим)
65 кг
1 урын — Искәндәр Сәетгалиев (Мөслим)
2 урын — Радмир Факаев (Минзәлә)
3 урын — Алмаз Гәрәев (Әлмәт)
2010–2011 елгы яшүсмерләр арасында:
60 кг
1 урын — Арсен Закиров (Актаныш)
2 урын — Тимур Шәймарданов (Мөслим)
3 урын — Нияз Насыйров (Актаныш)
100 кг
1 урын — Данияр Фазуллин (Актаныш)
2 урын — Камил Кәрамов (Мөслим)
3 урын — Ренат Вәлиуллин (Актаныш)
Команда нәтиҗәләре:
1 урын — Мөслим
2 урын — Актаныш
3 урын — Әлмәт
4 урын — Минзәлә
5 урын — Азнакай
Ярыш ахырында 12 үлчәү авырлыгында җиңүчеләр арасында җирәбә буенча төп бүләк — велосипед уйнатылды. Аны Мөслимнән Искәндәр Сәетгалиев алды.
Алгиз Курбанов фотолары һәм видеолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев