Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иҗади конкурс җиңүчеләре

Спорт мәктәбе апрель ае дәвамында "Без - мөслимлеләр!" проекты кысаларында мәктәпләрдә белем алучы укучылар арасында "Спорт - сәламәтлек, спорт - уңыш!" дип аталган бәйге игълан итте. Районкүләм конкурста 12 мәктәп катнашты. Җиңүчеләр биш номинациядә билгеләнде. Рәсем конкурсында җиңү яулаучылар гимназиядән Ралина Минһаҗева, Симәктән Ләйсән Зарипова, Вәрәшбаштан Камил Ганиев булды. Фотография...

Спорт мәктәбе апрель ае дәвамында "Без - мөслимлеләр!" проекты кысаларында мәктәпләрдә белем алучы укучылар арасында "Спорт - сәламәтлек, спорт - уңыш!" дип аталган бәйге игълан итте. Районкүләм конкурста 12 мәктәп катнашты. Җиңүчеләр биш номинациядә билгеләнде. Рәсем конкурсында җиңү яулаучылар гимназиядән Ралина Минһаҗева, Симәктән Ләйсән Зарипова, Вәрәшбаштан Камил Ганиев булды. Фотография номинациясендә Олы Чакмактан Адилә Сабирова, Рус Шуганнан Дарья Новикова, Тат.Бүләрдән Илсаф Солтановка тиңнәр булмады. Хикәя язу осталары итеп үзләрен Түбән Табыннан Айгөл Заһидуллина, Мөслим урта мәктәбеннән Валерия Батршина таныттылар. Шигырь язучылар арасында Алисә Вәҗетдинова, Камилә Атоева (Тат.Бүләр), Алия Талибуллина (Түбән Табын) призлы урыннарны бүлештеләр. Әмәкәйдән Гөлгенә Муллакаева, Вәрәшбаштан Ислам Хәсәнов, Түбән Табыннан Раяз Гыйбадуллин инша язуда осталыкларын дәлилләделәр. Иҗади конкурста иң актив мәктәп булып Түбән Табын мәктәбе танылды.җиңүчеләр һәм призерлар спорт мәктәбенең мактау грамоталарына һәм истәлек бүләкләренә лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев