Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Иң татлы тел-туган тел

Район хакимиятенең актлар залында Татарстан Республикасы дәүләт телләре турындагы законны гамәлгә ашыру буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырышта сүз мәгариф, мәдәният тармакларында телләрне үстерү буена башкарылган эшләр һәм икетеллелек канунының үтәлеше турында барды.

Белгечләр фикеренчә, якындагы йөзьеллыкта барлык телләрнең 95 проценты яшәүдән туктар, дип фаразлана. Бер ел эчендә 10 тел юкка чыга дигән фикер бар. Димәк, дөньяда бик күп телләргә бетү куркынычы яный. Тел юкка чыктымы, шул телдә сөйләшкән халык та юкка чыга дигән сүз. Чөнки ул инде башка телдә сөйләшә башлый, шул телдәге мәгълүматны үзләштерә, ә аның үз бабаларының йөзләрчә ел үсеп-формалашып килгән мәдәнияте тел белән бергә юкка чыга. Шуңа күрә дә бүген, һәркем алдында ана телен саклау бурычы тора. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та ТР Дәүләт Советына юлламасында: "Телгә кагылышлы сәясәт мәсьәләләре аеруча зур игътибар бирүне таләп итә. Сабыйларыбызның киләчәктә уңышлы үсешенә нигез булачак белем һәм күнекмәләр нәкъ менә кечкенәдән үк бирелә. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, шуны истә тотып, аеруча телләр өйрәтүгә зур игътибар биреп эшләргә тиеш. Татарстанның милли телләргә мөнәсәбәте башкаларга үрнәк булырга тиеш. Берничә тел белү - конкурентлыкта өстенлек ул!" - диде.

Утырышны әлеге комиссиянең рәисе, район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов алып барды.

- Район балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә милли мәгарифне үстерү юнәлешендә махсус комплекслы программа төзелде. Районда эшләүче 20 гомуми белем учреждениесенең 13е - татар, 3се - рус, 3се - татар-рус һәм 1се мари телендә белем бирә. Шулай ук татар телендә белем бирүче 13 башлангыч белем бирү филиаллары эшли. Барлыгы 29 балалар бакчасы исәпләнә. Аларның 25е - татар, 3се - рус, 1се - мари телендә белем һәм тәрбия бирә. Районда 87,25 процент укучы ана телендә укый. Рус милләтеннән булган укучыларның 84 проценты, мари милләтеннән булган укучыларның 58,4 проценты үз ана телләрендә белем алалар. Районның барлык мәктәпләрендә дә Туган телне өйрәнү буенча чаралар планы кабул ителде, - диде район мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча методисты Нурания Шәймәрданова:

Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирек Сәлихҗанов "Мәдәният учреждениеләрендә телләр турындагы законның үтәлеше белән таныштырды.

Район үзәгендә генә түгел, хәзер инде авыл җирлекләрендә дә икешәр яисә өчәр кибет эшләгән авыллар бар. Ә Мөслимнең үзендә кибетләр адым саен диярлек. Ә кибетләрнең исемнәре, ниндиләре генә юк аларның: "Жасмин", "Аэлита", "Лаззят", "Рай", "Изобилие" һәм башкалар. Аларның хуҗалары барысы да татар милләтеннән булган эшмәкәрләр бит. Ә нигә кибетләргә "Дуслык аланы", "Әллүки", "Туган йорт" һәм башка шундыйрак исемнәр куймаска? Район Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге баш белгече Илдус Шамгунов та шушы мәсьәләләргә тукталып, үз тәкъдимнәрен җиткерде.

"Иң татлы тел - туган тел", - ди халык мәкале. Чыннан да, һәр милләтнең үз ана теле бар. Һәм алар һәрберсе матур, һәр милләтнең үзенә кадерле телләр. Туган телне саклау - һәркемнең изге бурычыдыр. Чөнки үз туган телен бары тик шул милләт кешесе генә саклый һәм яклый ала.

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев