Җиңү көне белән!
9 май – Бөек Җиңү көне. Район башлыгы, район Советы рәисе Альберт Хуҗин райондашларыбызга бәйрәм котлавын җиткерде.
Анда мондый юллар бар: “Илебез тарихында Җиңү көненең әһәмияте бик зур. Бу бәйрәм – тынычлык, якты киләчәккә ышаныч символы. Бүген без каһарман сугышчыларыбызга, фидакарьләрчә хезмәт куйган тыл хезмәтчәннәренә тирән хөрмәтебезне, чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Сугыштан соң районны торгызуда күрсәткән намуслы хезмәтегез алдында баш иябез. Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, райондашлар! Барыгызны да Җиңүнең 77 еллыгы белән ихлас котлыйм! Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхетле тормыш телим. Күкләребез һәрчак аяз булсын!”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев