“Җиңү диктанты” акциясе узды
“Җиңү диктанты” Бөек Җиңү көне алдыннан үткәрелә һәм Россиякүләм статуска ия.
“Җиңү диктанты” Мөслимдә ике мәйданчыкта – лицейда һәм “Мизгел” яшьләр үзәгендә үтте. Акциядә 100дән артык кеше катнашты. Диктант язучыларның күпчелеге балалар иде. Җиңү диктантында 25 бирем тәкьдим ителде. Белемнәрнең унбише тест формасында булып, ун биремгә кыскача җавап язарга кирәк иде. Акциянең максаты – тарихи хәтерне саклау, җәмгыятьнең бу өлкәдә белемен күтәрү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев