Җиңү өчен утны-суны кичеп
Бөек Ватан сугышы ветераны Котдус Хафизовка күптән түгел 95 яшь тулды.
Бөек Ватан сугышы башланганда борын астыннан мыек та төртмәгән үсмерләр кинәт кенә олыгаеп киткәндәй була. Чөнки бер-бер артлы фронтка киткән ир-атлар башкарган эшләр картлар һәм үсмерләр өстенә өелеп кала.
Иске Сәет авылының сөлектәй егете Котдус Хафизов та 1943 елда – унсигезе тулуга, солдат шинеле киеп, кулына корал ала. Украина фронтына эләгә ул. Бик күп шәһәр һәм авылларны фашист илбасарларыннан азат итүдә катнаша. Сугышның хәлиткеч этабы – Днепрны форсировать иткәндә каты яралана. Котдусның сул кулы снаряд ярчыкларыннан иләк кебек теткәләнеп бетә.
– Көн яктысында каршы ярга чыгу турында уйлый торган да түгел. Шунда Байсар егете (ул офицер иде) караңгы төшкәнче яр буенда ятып торырга кушты. Кояш баегач, иптәшләрем аргы якка алып чыктылар, – дип искә ала Котдус ага.
Егетне Орша госпиталенә озаталар. Тишкәләнгән кулның яралары тиз генә төзәлми. Табиблар кулны кисәргә дигән карарга килә. Шунда хәрби хирургларның берсе: “Егет бигрәк яшь бит. Ничек тә сакларга кирәк кулын!” – дип, башкаларга каршы төшә. Тугыз ай буе дәвалана Котдус. 1944нче елның июлендә икенче группа инвалидлык белән запаска җибәрелә. Кайтканда әле кулындагы яралар төзәлеп тә бетмәгән була.
Авылда аны көтеп кенә торганнар диярсең, берсеннән-берсе җаваплырак эшләргә билгелиләр. Авыл советы рәисе, бригадир, тәэминатчы булып эшли Котдус абый. Колхозны һәм авылларны торгызуда фидакарьләрчә эшли. Социаль- көнкүреш һәм җитештерү объектлары төзегәндә кирәкле материаллар табуда, юллар төзүдә, авылларны яшелләндерүдә зур тырышлык куя.
Фронтовик 1949 елда гаилә кора. Хәләле Әнисә бик күп кыенлыклар күргән, сугыш чоры авырлыкларын үз иңнәрендә күтәргән батыр йөрәкле кыз була. Уналты яшьлек кыз фронтка китүчеләрне ат белән Бөгелмәгә кадәр илтә торган була. 1943 елда кызны Казанга – Горбунов исемендәге 22нче заводка җибәрәләр. Фронтны һәм тылны стратегик әһәмияттәге продуктлар белән тәэмин итүче заводта ягулык өчен торфтан брикетлар әзерли алар.
– Безнең белән Бүләк, Үрәзмәт, Баек, Шуганка авылларыннан да кызлар бар иде. Эш авыр булды. Смена төгәлләнгәндә җеп өзәрлек тә хәл калмаса да, “Җиңү өчен!” дип, барысына түздек, – ди Әнисә апа.
Котдусовлар гаиләсендә дүрт кыз, бер малай үсә. Барысы да, күңелләре яткан һөнәрләр үзләштереп, хезмәт юлларын матур эшләр белән бизәп үтәләр. Бүген олыгайган әти-әниләрен тәрбия кыла алар. Котдус абый белән Әнисә апа ун оныгына, унике оныкчыгына карап куана. Бу тормышта күргән михнәтләренең нәсел дә вамчылары булган балаларының, онык-оныкчыкларының бәхетенә булуын күреп, сөенәләр, ил- көннәргә иминлек телиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев