Реклама
Яңалыклар
Җиңү бәйрәме уңаеннан
Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлекчәсе Бөек Ватан сугышында җиңүгә 76 ел тулу уңаеннан бирелүче түләүләрне ияләренә тапшыра башлады, ди Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева.
10 мең сум күләмендәге түләү апрель аенда башка пенсия һәм социаль түләүләр белән бергә Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларына түләнә. Ул бер тапкыр гына бирелә.
– Татарстанда Җиңү көне уңаеннан бирелүче бу түләүне 749 ветеран алачак. Шуларның 167се – Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм 582се – Бөек Ватан сугышында катнашучылар. Бу түләүне алу өчен гариза язарга кирәк түгел. Пенсия бүлекчәләрендә барлык кирәкле мәгълүматлар да бар, – ди Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев