Реклама
Яңалыклар
Иң бәхетле әни
Әле мәктәптә генә укучы Эльзаның шушы сүзләре фәрештәләрнең “Амин!” дигән вакытына туры килгән, күрәсең. Эльза Ибраһимова бүген – биш баланың кадерле әнисе!
– Үскәч, минем биш балам булачак! Менә күрерсез әле, мин иң бәхетле әни булачакмын!
“5”ле билгеләренә генә укучы кыз икътисадчы булу турында хыяллана. Саннар дөньясында иркен йөзгән кыздан яхшы икътисадчы чыгачагына математика укытучысы Рәйсә Минһаҗетдинова шикләнми. Тик Эльзаның хыялы чынга ашмый.
– Мәктәпне тәмамлагач, Тат. Бүләр мәктәбендә вожатый булып эшли башладым. Балалар белән уртак тел тапкач, чакрымнар ераклыгы сизелмәгәндер, күрәсең. Бер ел эшләгәч, документларны Яр Чаллы педагогия институтына тапшырдым. Читтән торып укыдым һәм шул ук вакытта Чаллы мәктәпләренең берсендә рус балаларына татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыттым, – дип искә ала Эльза.
Еллар агымсу кебек тиз уза. Өч елдан соң Эльза булачак тормыш иптәше – Актаныш егете Зинфир белән таныша. Зинфир да Эльза кебек олы йөрәкле, киң күңелле егет булып чыга. Уй- фикерләре тәңгәл килгән яшь парның хыялы да бер булып чыга – ишле гаилә кору.
– Без гаиләдә ике генә бала үстек. Кечкенәдән үк күпбалалы гаиләләргә кызыгып: “Минем дә берничә апам, энем, абыйларым булсын иде!” – дип хыяллана идем. Хыялым тормышка ашты: биш балам бер-берсенә терәк булып үсә. Туганлык җепләрен кадерләп, кирәк чакта бер- берсенә ярдәм итеп, үзара ихтирамлы булып яшиләр. Әти-әни өчен тату гаилә – иң зур бәхет ул! – ди Эльза.
– Гаилә учагының җылысын саклау күп очракта хатын-кыздан тора. Тормыш иптәшем еллар дәвамында пар канатым, сердәшем булып янәшәмнән атлый. Аның белән үткән еллар мизгелгә тиң. Хатын-кыз минем Эльзам кебек мәрхәмәтле, нәзакәтле, сабыр булырга тиеш, дип уйлыйм. Балалар өчен Эльза – үрнәк әни. Характеры белән укытучыны хәтерләткән хәләлем булганда мәктәпнең авыр программалары да җиңел бирелә, – ди Зинфир, елмаеп.
Эльза бер-бер артлы дүрт малай алып кайта. Көтелгән кызы – Әминәне кочу бәхете аңа тугыз ел элек елмая. Ләкин бу бәхет югалту ачысы белән дә бәйле. Бертуганы Илдар 36 яшендә яман шештән вафат була. Әти-әни назыннан мәхрүм калган 1 яшьлек Әминә Эльза һәм Зинфир янәшәсендә гаилә җылысын таба. Кызга бүген – 10 яшь. Эльза белән Зинфирның уллары әти-әниләренең йөзенә кызыллык китерми. Мәктәптә яхшы укулары, спорт ярышларында җиңүләре белән сөендергән егетләр алар. 24 яшьлек Рөстәм гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәрендә яши, әти- әнисе кебек эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Раилгә – 18 яшь. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, быел Мәскәүнең “Югары икътисад мәктәбе” институтына укырга кергән. “Городское планирование” факультетында белем алучы егет тирә- юнь мохитне төзекләндерү, матурлау хыялы белән яши. Ранис Мөслим урта мәктәбенең 8 сыйныфында белем ала. Газета укучыларыбызга аның исеме яхшы таныш. Спорт ярышларында беренчелекне бирмәгән егет киләчәген спортка багышларга тели. Ильяс лицейның 5 сыйныфында укый. Әминә – Мөслим гимназиясенең 3 сыйныф укучысы.
– Ходай бирсә, тагын бала алып кайтыр идем. Моннан өч ел элек беренче оныгым Радель тугач, кабаттан әни булу теләге барлыкка килде. Нәни бала – өйнең яме бит ул. Бер генә бала алып кайтып, тормышларын шул балага багышлаган әниләрне аңламыйм. Ишле гаиләдә бәхет ташып тора кебек. Балаларыбыз исән-сау, бәхетле, озын гомерле булсын, – ди Эльза.
Эльза тормыш иптәше Зинфир белән 1999 елдан бирле эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Укуын тәмамлап, кулына диплом алгач, район мәгариф бүлеге ишеген шакый ул. Укытучыларга кытлык заман түгел шул! Эльзага район үзәгендә дә, якын-тирә авылларда да эш табылмый. Район мәгариф бүлеге мөдире Үрәзмәт мәктәбендә эш тәкъдим итә. Тик яшь бала белән иң ерак авылларның берсенә йөреп эшләү мөмкинмени?! Гаиләне туендыру, тормыш алып бару өчен бердәнбер юл – үз эшеңне булдыру. Шушы фикергә килеп, ирле-хатынлы үз эшләрен ачып, бюджет учреждениеләрен азык-төлек белән тәэмин итә башлыйлар. Район үзәк хастаханәсенә, мәктәпләргә, балалар бакчаларына ризык китерү буенча оештырылган тендерларда гел алар җиңә. Башкача мөмкин дә түгел! Гомер буе намусы кушканча яшәгән Эльза райондашларыбызны кулай бәядән булган сыйфатлы ризык белән тәэмин итә. Ибраһимовлар республикадагы дистәләгән район мәктәпләрен һәм балалар бакчаларын продукция белән тәэмин итә!
– Бүгенге көндә без Мөслим һәм Сарман районнары мәктәпләренә һәм балалар бакчаларына, Актаныш гимназия-интернатына һәм коррекция мәктәбенә, Мөслим техникумына, Яр Чаллы, Түбән Кама кадет мәктәпләренә продукция китерәбез. Зинфир – гаиләбезнең тоткасы, алтын баганасы. Әниебез Луиза да безнең белән гомер кичерә. Авыр вакытларда төпле сүзе белән ярдәм итүче, киңәшләре белән дөрес юл күрсәтүче әниебез балалар үскән чорда иң зур ярдәмчебез булды, – ди Эльза.
Максаты булганнар таулар күчерә ала, диләр. Замана белән бергә атлаучы Эльза – нәфис, нәзакәтле дә, көчле характерлы, ныклы ихтыяр көченә дә ия хатын-кыз. Йөз-кыяфәте белән дә, гамәлләре, уйлары белән дә матур ул!
Лилия Шәймиева.
Фото – Ибраһимовларның гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев