Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимлеләр Качману бәйрәмен Рус. Шуган авылында каршы алды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Рус Шуган авылында Качману бәйрәмен быел да зурлап билгеләп үттеләр. Авыл халкы һәм кайткан кунаклар 19 гыйнварга каршы төндә чиркәүдә гыйбәдәт кылдылар һәм төнге 12 сәгатьтән соң, бәкедә су керә башладылар.

"Качману бәйрәме - православие динен тотучылар өчен аеруча кадерле. Качману суы сихәтләндерү көченә ия, хәтта бу көнне гадәти чишмәләрдән дә изге су ага", - ди иерей Никита атакай. "Суның шифалы үзлегенә ышанып, барлык авырулардан арыну өчен Качману көнендә Иордан суына чумабыз", - ди Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Александр Жуков.

Суга чуму урынында полиция, фельдшер, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү хезмәткәрләре кизү торды. Бәйрәм чарасына бу елны халык алдагы ел белән чагыштырганда да күбрәк җыелган иде.Никита атакай халыкны бәйрәм белән котлагач, күлдәге һәм бәке янына куелган савытлардагы суны изгеләштерде.

Изгеләндерелгән су белән коену да файдалы санала. Тәвәккәлләр, салкыннан, җилдән курыкмыйча, салкын суга да керде. Иң беренче булып бәкегә Данил Кашапов (рәсемдә) чумды. Мәктәп укучысы гына булуга карамастан, Данил ел да шул рәвешле үзен чыныктыра. "Тәнем җиңеләеп, күңелләрем күтәрелеп китә. Ел дәвамына җитәрлек сихәт алам", - ди Данил.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев