Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Халык инспекторы"на мөслимлеләрдән 20гә якын видеоматериал килгән

"Халык инспекторы" мобиль кушымтасы Android һәм Isos операцион системалары булган кәрәзле телефоннар өчен ясалган. ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы заказы белән гамәлгә ашырылучы әлеге кушымта бүгенге көндә 7 төрле кагыйдә бозуны кабул итә.

"Халык инспекторы" кушымтасыннан ничек файдаланырга соң? Программа гади һәм аңлаешлы эшләнгән. Кушымтаны телефонга куйганнан соң, биредә төшерү тәртибе дә, видеоматериалны ничек юлларга кирәклеге дә күрсәтелгән.

Татарстанлылар арасында "Халык инспекторы" инде күптән популярга әйләнсә, мөслимлеләр әле үзләштереп кенә килә. Райондашларыбыз бигрәк тә яшел зонага куелган машина видеоязмалары еш юллый.

"Халык инспекторы" ярдәмендә җәяүлегә юл бирмәгән, "Стоп" билгесенә туктамаган, автобус линяиләреннән йөргән кагыйдә бозучыларны җаваплылыкка тарту мөмкинлеген тудыра. Билгеле, барлык видеоматериаллар район хакимияте яисә ЮХИДИ бүлеге тарафыннан тикшерелгәннән соң гына җәза билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев