Хач ману вакытында МЧС югары әзерлекле режимга күчерелде
Татарстанда Хач ману вакытында дин тотучыларның күпләп коенулары уңаеннан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләре югары әзерлекле режимга күчерелде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. Республикада дин тотучыларның массачыл коенуы 39 муниципаль берәмлектә 142 урында оештырылачак. 28 районда коену...
Татарстанда Хач ману вакытында дин тотучыларның күпләп коенулары уңаеннан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләре югары әзерлекле режимга күчерелде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. Республикада дин тотучыларның массачыл коенуы 39 муниципаль берәмлектә 142 урында оештырылачак. 28 районда коену ачык сулыкларда 89 иордан бәкесендә булачак. 26 районда 26 чишмәдә һәм 27 уемда суны изгеләндерү чарасы узачак. Быел коенуда 65 меңләп кеше катнашыр дип ниятләнә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча хезмәткәрләре коену урыннарында бозның калынлыгын үлчәп акт төзеде. Бозның калынлыгы 30 см һәм аннан да югары булган. Шундый калынлыктагы бозда берьюлы 20дән дә артык кеше булалмый. «Барыннын да элек, дин тотучыларны Хач ману көне белән котлыйм! Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе бүлекчәләре югары әзерлекле режимга күчерелде. Халыкка куркынычсызлык чаралары күрү максатыннан Татарстанда эзләү-коткару һәм янгынга каршы хезмәт, янгынга каршы федераль хезмәт, 291 кешедән һәм 34 техника берәмлегеннән торган кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләреннән торган төркем булдырылды», - дип җиткерде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хабибуллин. Коену урыннарында тулы әзерлектә җылыну пунктлары һәм кайнар чәй бирү оештырыла. Шулай ук ул урыннар коткару кирәк-ярагы белән тәэмин ителгән, ә коткаручыларга коткару жилетлары кидерелә. «Төп бурыч - коену вакытында үлем һәм җәрәхәтләнүләрне булдырмау. Шунлыктан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре белән медиклар медиклар үзара ярдәмләшеп эшли», - дип билгеләп үтте Рафис Хабибуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев