Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яңалыклар

Гүзәллек яратучы Гүзәл

Укытучы... Бу сүздә күпме мәгънә, күпме аң, балаларга һәм кешелеккә булган күпме мәхәббәт хисләре тупланган.

Бу гади сүз түгел. Яшәешне алга этәрүче, дөньяга матур­лык өстәүче, акыл вә зиһен белән кечкенә генә сабый­лардан шәхес үстерүче, тәрбияләүче, шул ук ва­кытта тормышның берен­че салкын бураннарыннан, көзнең ачы җилләреннән саклаучы һәм олы тормыш­ка юл күрсәтүче бөек зат ул – укытучы.

Түбән Табын интернат- мәктәбендә хезмәт һәм чәчәкчелек дәресләре укыту­чысы Гүзәл Хәлимованың исе­ме җисеменә туры килә. 2015 елны мәктәбебезгә укытучы булып килгән Гүзәл – матур­лык тудыручы. Кайсы өлкәне алмасын, кулына нинди генә материал эләкмәсен, ул әллә нинди могҗизалар туды­рырга сәләтле. Ул буш вакы­ты булу белән кул эшенә то­тына. Кул эшләренең тәмен белеп, күңел биреп башкара. Мәктәп капкасыннан керүгә үк Гүзәл башлангычы белән утыртылган чәчәкләр клум­басы каршы ала. Чәчәкләрнең төсләре, биеклекләре – бары­сы да уйланып, зәвыклы итеп утыртылган. Мәктәп эчендә Гүзәлнең күз явын алырлык кул эшләре каршы ала. Ниләр генә юк анда?! Фоамираннан, кәгазьдән ясалган чәчәкләр, лампалар мәктәп коридорын, актлар залын бизи. Гүзәл укы­та торган класста чәчәкләр патшалыгына эләккәндәй буласың. Анда нинди генә чәчәкләр, әкият геройлары юк! Стеналарга зәвыклы итеп куелган чәчәкләр, картина­лар илаһи көч бирә, матур­лык өсти. Кулына эләккән һәр материалга җан кертә, эшен күңел биреп башкара Гүзәл. Мәктәптә, район үзәгендә оештырылган күргәзмәләрдә катнаша, идеяләре белән ур­таклашып, кул эшләнмәләре күргәзмәләрен зәвыклы итеп оештыра.

Гүзәлнең өендә дә чәчәкләр күп. Капка төбеннән үк чәчәк клумбалары каршы ала. Ул чәчәкләрне үстерә белә. Кайда нинди ят гөл күрә, Гүзәл аларны үзендә дә бул­дыра.

Гүзәл яхшы ана һәм уңган тормыш иптәше. Төрледән- төрле тәмле ризыклар пешерә, барысына да вакыт таба, ба­рысына да өлгерә ул. Бусага­сын кайчан, кем генә атлап кермәсен, аның һәрвакыт ка­мыр ризыгы әзер. Һәрчак ачык йөзле, ярдәмчел, бервакытта да зарланмас, караңгы йөз күрсәтмәс олы җанлы шәхес ул. “Булганнан бар да була” мәкале Гүзәл турында.

Илсөя Шәйгарданова,

Түбән Табын интернат-мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев