Реклама
Яңалыклар
Гүзәлдән – сметанник
Кибетләрдә сметанникларга сорау зур. Төрле җитештерүчеләрнең камыр ризыкларын яратып алабыз. Ләкин өйдә үзең пешергәненә җитәме соң?! Мөслимдә яшәүче Гүзәл Нәҗмиевадан бик тәмле сметанник рецепты тәкъдим итәбез.
Кирәкле ингредиентлар: 200 грамм акмай, 1 йомырка, 1,5 чәй калагы көпшәкләндергеч (разрыхлитель), 2-3 стакан он, ярты стакан шикәр комы.
Эчлек өчен: 500 грамм кибет каймагы, 4 йомырка, бер пакет ванилин, 3 аш калагы шикәр комы.
Әзерләү тәртибе: он белән акмайны яхшылап уып, уалчан камыр ясыйбыз. Шуңа йомырка, көпшәкләндергеч, шикәр комы кушып, йомшак кына камыр басабыз. Камырны табага җәеп, бортларын өскә калдырып урнаштырабыз.
Йомырка, ванилин, шикәр комын яхшылап болгатабыз да, әлеге массага кибет каймагын салып, яхшылап болгатабыз. Әзер эчлекне камырга салабыз. Алдан җылытылган духовкага тыгып, 180 градус кайнарлыкта пешерәбез.
Пешкәч, эчлеге кабарып китмәсен өчен, салкын җиргә куеп торабыз.
Тәмле булсын!
Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев