Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ГҮЗӘЛ УРАЗОВАДАН МАНТЫЙ РЕЦЕПТЫ

Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова Инстаграмда әнисенең мантый рецептын тәкъдим итә.

(Интертат)

Мантый камыры өчен: 3 аш чумече(половник) су, 1 йомырка, чама белән тоз.

Эчлек өчен: 1 кг бәрәңге, 500 г фарш, 2 суган, тоз, борыч.

Эш барышы: йомырка белән суны болгатырга, әз генә тоз салырга, он кушып камыр басарга.

Бәрәңгене вак-вак итеп шакмаклап турарга, фарш, ваклап туралган суган кушарга, тәменчә тоз, борыч. Фарш бик майлы да, коры да булмасын.

Ит белэн бәрәңге 40/60 яки 50/50 чамасы булырга тиеш. Камырны 40 кечкенә кисәккә бүләргә, һәр кисәкне тугәрәк формасында аерым җәяргә. Аннары шул җәймәгә әзер эчлекне салып, матур итеп ябыштырып чыгарга.

40-45 минуттан мантый пешеп чыга.

"Казанда мантыйны ит һәм суган белән генә дә пешерәләр. Ә без бәрәңге белән иттән пешергәнне яратабыз", дип язган җырчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев